ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2020 ел
шимбә

Сатыш авыл җирлеге яшьләре актив рәвештә физик культура белән шөгыльләнә, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында уздырыла торган барлык спорт чараларында катнашалар. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Безнең илдә ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә торган Конституция көне - Россия дәүләтенең иң истәлекле даталарының берсе. 11 декабрь көнне Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда Сатыш урта мәктәбе укучылары өчен "Конституция безнең бар нәрсәбез"дигән темага әңгәмә үткәрелде. Бу әңгәмәнең максаты: үз илең өчен горурлык, Ватанга мәхәббәт һәм Россия тарихына карата кызыксыну хисе тәрбияләү. Чара ахырында балаларга сораулар бирелде, аларга бик теләп җавап бирделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

11 декабрь көнне Мамалай авыл клубы хезмәткәрләре Халыкара инвалидлар көнендә «Яхшылык дөньяны коткара» акциясен дәвам иттеләр. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

9 декабрь көнне Мамалай авыл клубы мөдире, Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсе белән берлектә, Ватан Геройлары көненә багышланган «Ватан геройлары» дип исемләнгән тарихи викторина үткәрделәр. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылында иске йорт сүтү эше башкарылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

4
декабрь, 2020 ел
җомга

Сатыш авыл җирлеге "Бердәм РОССИЯ" партиясенең "Иң яхшы беренчел бүлекчәсе" конкурсында 2 нче урынны яулады.  Сатыш авыл җирлегендә партия секретаре-Шәфигуллин Фаил Фахим улы.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

3 декабрь - Билгесез солдат көне, шул көн уңаеннан Сатыш авыл җирлегендәге бюджет оешмасы җитәкчеләре Бөек Ватан сугышы ветераннары һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар һәм һәлак булган якташларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлегендә арендалы йортлар төзү буенча эшләр бара. Төзелешне "Кристалл" ҖЧҖ алып бара.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Ел саен декабрьдә Сатыш авыл җирлегендә инвалидлар декадасы үткәрелә. Шул уңайдан 1 декабрь көнне Сатыш авылы мәдрәсә- музеенда авылыбызның мөмкинлекләре чикләнгән кешеләре өчен агач тактага рәсем ясау буенча мастер класс үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

28-29 ноябрь көннәрендә Сатыш авыл җирлегенең барлык мәдәният йортларында әниләр көненә багышланган концерт куелды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International