Чәбки-Саба авылында Бөек Ватан сугышында яу кырында ятып калучылар истәлегенә монумент ачылды. Монументны ясаучы- Хәсәнов Рәис һәм Хөсәенов Илдус абыйларга рәхмәтебезне белдерәбез.
Мамалай авылында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү буенча эш алып барыла. Ленин һәм Чапаев урамнары буенча суүткәргеч челтәрләр төзү, яңа су башнясы һәм янгын гидратлары урнаштыру планлаштырыла. Эшне Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе башкара.
20 июнь көнне Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, Халыкара Әтиләр көненә багышланган "Минем әти " дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде.
21 июнь көнне һөнәри бәйрәм уңаеннан Мамалай авыл клубы хезмәткәрләре балалар белән " Медицина хезмәткәренә котлау открыткалары" ясадылар һәм авыл фельдшеры Гарипова Гүзәлия апаларын котладылар.
Сатыш авыл җирлегендә "Россия суы"- "Чиста яр" бөтенроссия акциясе узды.
Сатыш авылында яңа җәяүлеләр тротуарын салу буенча эш дәвам итә. Тротуарның озынлыгы-1,04 км. Эшне "Спецдорстрой" ҖЧҖ башкара.
Мамалай "Кояшкай" балалар бакчасында төзекләндерү эшләре бара. Стеналарны буяу һәм тышлау, линолеумны һәм керү ишекләрен алыштыру эшләре башкарыла. Эшне "159 нчы ПМК" ҖЧҖ башкара.
Сатыш авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими алып барыла. Чүп үләннәре чабыла.
Үткәргечләрдәге электр тогының көчәнеше түбән булу сәбәпле һәм Казанчы Бигәнәй авылы гражданнарының мөрәҗәгатьләре белән, «Средневолжсксельэлектросетьстрой " ААҖ оешмасы электр тапшыру баганаларын алмаштыру һәм чылбырлы кабельләр, яңа СТП урнаштыру буенча эшләр башкара.
Аккүл-Бигәнәй һәм Мамалай авылларында яңа мәгълүмати щитлар урнаштырылды.