5 октябрь көнне Мамалай авыл клубында «Укытучылар, сезгә чын күңелдән рәхмәт» исеме астында укытучылар белән очрашу узды,бәйрәм табыны оештырылды. Укытучылар өчен күңелле һәм кызыклы сораулар әзерләнгән иде. Очрашу күңелле һәм җылы мохиттә узды, әмма бу очрашу соңгысы түгел бит. Чара бик матур тәмамланды.
1 октябрь көнне Сатыш авыл җирлегендәге учреждениеләр өлкәннәр көнен бәйрәм иттеләр: лаеклы ялда булган апа-абыйларга бәйрәм концерты күрсәттеләр,аларны чәй һәм тәмле ризыклар белән сыйладылар.
Сатыш авыл җирлегенең ике торак пунктында - Сатыш һәм Казанчы Бигәнәй авылларында дүрт аренда торагы төзелеше бара. Төзелешне "Кристалл" ҖЧҖ алып бара.
"Урманнарны саклыйк-2020" табигатьне саклау акциясе кысаларында Сатыш авыл җирлегенең барлык бюджет оешмалары агач утыртуда катнашты.
Казанчы Бигәнәй китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, «Ак калфак» клубы һәм клуб берләшмәсе әгъзалары белән “Көзге муллык " дип исемләнгән очрашу үткәрделәр.
Сатыш командасы Саба муниципаль районының баскетбол буенча чемпионатында катнашты.
11 сентябрь көнне Казанче Бигәнәй авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә яшьләр өчен «Аеклыкта-көч»дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр.
10 сентябрь көнне Мамалай авыл клубы мөдире «Кояшкай» балалар бакчасында «Көзге фантазияләр» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде.
Казанче Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә " Терроризм-тормыш куркынычы « дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Чара барышында балалар терроризмның нәрсә икәнен белделәр, аңа ничек каршы торырга кирәклеген белделәр, шулай ук терактлар янау шартларында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Алып баручылар балаларга төрле авыр тормыш хәлләре һәм мондый очракларда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Балалар үз фикерләрен белдерделәр, сорауларга актив җавап бирделәр
Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә Татарстан Республикасы көненә, ТАССРның 100 еллыгына,Саба районының 90 еллыгына, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Татарстан Республикасы» дип исемләнгән бәйрәм программасы үткәрелде.