Сатыш авыл җирлеге урманнарында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, урманга якын территорияләрне барлыгы 7 км озынлыкта янгынга каршы минераллаштырылган полосалар белән бүлү буенча эш башкарылды.
Яраткан шөгылең булу, нинди дә булса сәләткә ия булу - үзе бер зур бәхет. Шундый сәләтле кешеләрнең берсе Саба районы Сатыш авылында яши.Ул Әбүбәкеров Рамил Исхак улы. Рамил абыйның балачактан ук яраткан шөгыле рәсем ясау. Аның өенә керсәң үзеңне картиналар галереясында кебек хис итәсең. Күбрәк буш вакытында табигатьне сурәтләргә ярата ул. Аның һәрбер картинасыннан яктылык сирпелә.
Хәзерге вакытта Казанчы Бигәнәй авылы зиратында яңа буыннар өчен тарихи истәлек булган Ишан хәзрәтнең гаилә каберлеге саклана. Уналты метрга якын мәйдан били торган кабер табигый таш койма белән әйләндереп алынган. Каберлектә Ишан гаиләсе әгъзалары, якыннары җирләнгән. Вәлиәхмәт Ишан кабере каберлекнең уң почмагында урнашкан. Кызганычка каршы, аның кабере һәм таштагы язулары сакланмаган инде.
Яз җитеп җир йөзе кардан арыну белән табигатьтә корылык башлана. Бу чорда бигрәктә коры үлән һәм урман-полосаларны янгыннан сакларга кирәк. 10 апрельдән 17 майга хәтле кертелгән янгынга каршы режим шартларында деподагы янгын сүндерү машинасының төзеклелеген һәрдаим контрольдә тотабыз.
18 апрельдә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне (Бөтендөнья мирас көне) билгеләп үтелә.
Сатыш авылы мәдрәсәсе ХІХ гасыр ахыры-XX гасыр башында төзелгән.
Сатыш авыл җирлегендә 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен волонтерлар тарафыннан продукция һәм дарулар китерү оештырылды.
Сатыш авылы җирлегендә чәчү чоры башланды. "Саба" ҖЧҖнең Сатыш бүлеге механизаторлары үз эшләрен җаваплы һәм төгәл итеп башкаралар.
Җәмгыятьтә үзизоляция шартларында күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итүнең мөһимлеге артты. Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибрагим улы Сатыш авыл җирлегенен күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек пакетлары белән булышлык күрсәтте. Аңа зур рәхмәт белдерәбез.
Бүген безнең хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнуллин Гыйлмулла Гайнулла улының туган көне Ул 1927 елның 7 апрелендә Аккүл-Бигәнәй авылында туган. Гыйлмулла абыйны туган көне белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек һәм якыннары белән озын гомер яшәвен телибез.