ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2020 ел
шимбә

Сатыш авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими  алып барыла. Чүп үләннәре чабыла. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылында дүртенче ел рәттән Саба районы оешуга 90 ел тулуга багышланган "Сатыш авыл җирлеге Кубогы-2020" турниры үткәрелде. Турнирда Саба һәм Теләче районнарыннан 6 команда катнашты. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

28
июль, 2020 ел
сишәмбе
Сатыш авылы Мамаев урамы буенча 2б торак йортын су белән тәэмин итәр өчен су торбасы сузу эше башкарылды.
Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл мәдәният йорты бинасында канализация һәм су кертү эше башкарылды. Эшне АҖ "Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе"  башкарды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Гражданнарның үзара салым акчасына Сатыш авыл җирлегендә юлланы ремонтлау эше тәмамланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды.  Барлыгы 534 м юл җәелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

23
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Казанче Бигәнәй китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "сәламәтлек артыннан сәяхәт" исеме астында экскурсия оештырдылар.Башта китапханәче балаларны физик культура турындагы китаплар белән таныштырды.Аннан күңелле спорт уеннары башланды.Бу яшьтәге балалар өчен яраткан уеннар уйнадык.Балалар бик канәгать калдылар, чөнки вакыт файдалы һәм күңелле үтте.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

19 июль-Халыкара шахмат көне. Бу бәйрәм кысаларында 19 июль көнне Мамалай авыл клубында «Яшь шахматчы» исеме астында яшүсмерләр һәм барлык теләүчеләр өчен шахмат турниры үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Казанче Бигәнәй китапханәчесе Мамалай авылы клубы белән берлектә балалар белән “Ямьле  Саба” проекты кысаларында “Туган авылым Мамалай” дип исемләнгән туристик экскурсия оештырдылар. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

9
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Мамалай авылында су башнясын урнаштыру буенча эш башкарылды. Эшне Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе башкара.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Безнең борынгы бабаларыбыз авылга нигез салганнан соң, авыл тирәсендә инеш,  елга, күл, урамнарга, гомумән әйләнә тирәдәге объектларга исемнәр биргәннәр.Вакыт үтү белән бу исемнәр үзгәргән,бер өлеше юкка чыккан,бер өлеше исә вакыт сынавын узып безнең көнгә кадәр килеп җиткән. "Туган як тарихы " дип исемләнгән экскурсия барышында балалар белән Ленин (халык телендә әйтсәк болын очы) урамына юл тоттык.Урамыбызның өлкән, мөһтәрәм кешесе Габделәхәт абый Шакиров белән Сатыш авылы, урамнары тарихы турында әңгәмә кордык.Ул балаларга шушы урамда туып үскән  кешеләр турында,урамның исеме ниләр аңлатканын сөйләде, үзенең изге теләкләрен балаларга җиткерде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International