Гаилә, мәхәббәт, тугрылык, балалар - һәр кеше тормышында иң мөһим кыйммәтләр. Сабыйлар өчен гаилә булып әни һәм әти, әби һәм бабай, абый-энеле һәм сеңелләре тора. 8 июль көнне Мамалай авыл мәдәният йорты мөдире Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан «Минем гаиләм» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде. Чара барышында балалар плакатлар һәм рәсемнәр ясадылар. Алар үзләренең рәсемнәрен әти-әниләренә бүләк итәргә һәм аларны котларга булдылар. Балаларга бик ошады һәм ахырда татлы бүләкләр тапшырылды.
Казанче Бигәнәй авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Ямьле Саба" проекты кысаларында Муса Җәлил урамы буйлап, авыл тарихына багышланган "Авылым урамы буйлап сәяхәт" дип исемләнгән экскурсия оештырдылар. Китапханәче авыл, герой–шагыйрь М.Җәлил,хезмәт сөючән кешеләр, биналар турында сөйләде.
Чәбки-Саба авылында Бөек Ватан сугышында яу кырында ятып калучылар истәлегенә монумент ачылды. Монументны ясаучы- Хәсәнов Рәис һәм Хөсәенов Илдус абыйларга рәхмәтебезне белдерәбез.
Мамалай авылында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү буенча эш алып барыла. Ленин һәм Чапаев урамнары буенча суүткәргеч челтәрләр төзү, яңа су башнясы һәм янгын гидратлары урнаштыру планлаштырыла. Эшне Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе башкара.
20 июнь көнне Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, Халыкара Әтиләр көненә багышланган "Минем әти " дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде.
21 июнь көнне һөнәри бәйрәм уңаеннан Мамалай авыл клубы хезмәткәрләре балалар белән " Медицина хезмәткәренә котлау открыткалары" ясадылар һәм авыл фельдшеры Гарипова Гүзәлия апаларын котладылар.
Сатыш авыл җирлегендә "Россия суы"- "Чиста яр" бөтенроссия акциясе узды.
Сатыш авылында яңа җәяүлеләр тротуарын салу буенча эш дәвам итә. Тротуарның озынлыгы-1,04 км. Эшне "Спецдорстрой" ҖЧҖ башкара.
Мамалай "Кояшкай" балалар бакчасында төзекләндерү эшләре бара. Стеналарны буяу һәм тышлау, линолеумны һәм керү ишекләрен алыштыру эшләре башкарыла. Эшне "159 нчы ПМК" ҖЧҖ башкара.
Сатыш авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими алып барыла. Чүп үләннәре чабыла.