ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

4 февраль көнне Сатыш авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

25
гыйнвар, 2020 ел
шимбә

Сатыш авылы мәчетендә, балалар, урта һәм олы яшьтәге хатын-кызлар өчен Ислам дине нигезләре буенча дәресләр оештырыла. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Быел – 2020 нче елда ТАССР оешуга 100 ел булуы билгеләп үтелә. Шул уңайдан 22 нче гыйнвар көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “Минем Татарстаным” дип исемләнгән викторина үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

17 нче январь көнне Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә 2004-2005 елгы, 2006 елдан яшьрәк яшүсмерләр арасында  татарча көрәш буенча ярыш үтте. Ярышта Саба һәм Теләче районыннан барлыгы 100дән артык яшь көрәшчеләр катнашты. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

15
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

14 гыйнвар көнне Бигәнәй мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, Иске Яңа елга багышланган "Раштуа киче" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

12 гыйнвар көнне Сатыш мәдәният йортында, китапханәче белән берлектә, "Яңа елның ак кары" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Чарада күңелле уеннар оештырылды һәм барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды. Чараның ахырында дискотека булды,барысы да матур музыка астында рәхәтләнеп биеделәр һәм ял иттеләр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Бигәнәй мәдәният йортында 2019  елның 28 декабреннән алып 2020 елның 8  гыйнварына кадәр балалар өчен төрле күңел ачу чаралары үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

10
гыйнвар, 2020 ел
җомга

5 нче гыйнвар көнне Мамалай авыл клубында Хадиуллин Рәдиф Рәис улы истәлегенә багышланган "һәрвакыт безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән өстәл теннисы буенча турнир үткәрелде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

6 гыйнвар көнне Сатыш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре районның үзәк чыршысы янында Яңа ел кичәсе оештырдылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бигәнәй мәдәният йортында балалар өчен «Бөтен гаилә белән Яңа елга! " дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме үткәрелде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International