Мамалай авыл мәдәният йортында әниләр көне уңаеннан "Кадерле әниләр!" дип исемләнгән чара үтте. "Наза", "Голбану", "Керкеле", "Йозек салыш", "Кем артык" дигән конкурсларда, уеннарда әниләр катнаштылар. Барлык музыкаль программа дәвамында әниләр турында иң җылы сүзләр, яңгырады. Бәйрәм барысына да ошады.
Казанчы Бигәнәй авылы зираты янында эрозия һәм ишелү процесслары бару сәбәпле, "ПМК - Мелиорация" ҖЧҖ хезмәткәрләре су агымын турайту эшләрен төгәлли. Шулай ук Казанчы Бигәнәй зиратыннан алып Казанчы Бигәнәй авылына кадәр юлларны төзекләндерү эшләре бара. Ремонтлаучы юлларның озынлыгы-1050 м.
Сатыш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Ак калфак" түгәрәгенә йөрүчеләр белән "Үләннәрнең шифасы" дип исемләнгән әңгәмә оештырылды. Очрашу барышында сәламәтлек өчен файдалы булган үләннәрне дөрес итеп җыю, киптерү һәм файдалана белү турында тулырак мәгълүмат тупладылар. Күргәзмәгә куелган һәр үлән турында кычкача аңлатма бирелде. Чара барышында үлән чәе дә ясалды, һәр катнашучы үләннәрнең көндәлек томышта ничек кулланулары турында сөйләделәр.
Бигәнәй мәдәният йорты хезмәткәрләре Театр елы һәм әниләр көне уңаеннан, авыл халкы өчен, Кәрим Тинчурин исемендәге театрга Туфан Миңнуллинның «Төш»пьесасы буенча куелган спектакльгә экскурсия оештырдылар.Спектакльгә кадәр Татар дәүләт драма һәм комедия театры музеенда. К.Тинчурин театры музее мөдире Розалия Вәлиәхмәт кызы драматург Туфан Миңнуллин иҗаты белән таныштырды. Шулай ук әлеге чарага драматургның кызы Әлфия Миңнуллина да чакырылган иде. Әлеге чара тәмамланганнан соң, без залга спектакль карарга үттек.Тере музыка һәм күп кенә халык җырлары яңгыраган спектакльдә тормыш куйган күп кенә катлаулы сорауларга җаваплар эзләү бара.
Экскурсияне Кремль яр буе буйлап сәяхәт белән тәмамладылар.
Сатыш авыл җирлегендә татар көрәшен тагында күтәрү максатыннан Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары белән очрашу оештырылды. Очрашуда Саба районының көрәш буенча иң көчле тренерларының берсе Ермолаев Ильдар һәм Сатыш авыл егете, Россия Чемпионы Зарипов Ирек катнашты.
Фаил Шәфигуллинның жанр диапазоны: юмор һәм сатира, поэзия, лирик проза, балалар әсәрләре, публицистика кебек әсәрләрдән гыйбарәт. Шул уңайдан Сатыш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Ф. Шәфигуллинга багышланган "Елмайда да, уйлата да" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Китаплардан өзекләр һәм шигырьләр укылды. Язучының иҗаты беркемне дә битараф калдырмады.
15 ноябрь көнне Сатыш мәдәният йортында Саба район электр челтәре", ,«Энергосбыт», "РУПС" учреждениеләре хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән отчет-иҗат концерты булды . Матур һәм кызыклы концерт программасы, биюләр һәм җырлар берәүне дә битараф калдырмады.
Сатыш командасы узган сезонда мини - футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатында беренче лиганы отып, бу сезонда югары лигада уйный. 14 нче ноябрь көнне сезонның беренче уены Саба - арена командасы белән булды, кызганычка каршы, җиңелделәр. Калган уеннарда уңышлар телибез!
"Саба таннары"газетасы призына ир-атлар арасында көрәш буенча ярышта Сатыш авыл җирлеге көрәшчеләре лаеклы чыгыш ясадылар һәм призлы урыннар алдылар.
Гәрәев Салават-75 килограммга кадәр 1 урын
Зарипов Ирек-70 кг кадәр 1 урын
Билалов Артур-60 кг кадәр 1 урын
Сатыш авылы "Кояшкай" балалар бакчасында, балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен камилләштерү максатыннан, юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт оештырылды.