Илебез буйлап Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган акция- ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» дип аталган юбилей медальләрен тапшыру бара. Саытш авыл җирлегендә яшәүче 17 тыл хезмәтчәненә Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медале тапшырылды.
Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә волейбол буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ярышлар узды. Барлыгы 9 команда катнашты: ир-атлар арасында 6 команда, кызлар арасында 3 команда уйнады. Ярышлар иганәчеләр ярдәме белән оештырылды. Җиңүчеләр акчалата бүләк һәм грамота белән бүләкләнде.
Сатыш авыл җирлеге командасы Саба муниципаль районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлекләре арасында узган чаңгы ярышларында тулы составта катнашты.
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Сатыш авыл китапханәсендә "Ак калфак" түгәрәгенә йөрүчеләр өчен "Туган авылым Сатыш" дип исемләнгән түгәрәк өстәл, әңгәмә үткәрелде. Чара барышында туган авылыбызның тарихы һәм матурлыгы, Сатыштан чыккан күренекле шәхесләр һәм истәлекле урыннар турында сөйләнде. Шулай ук имам Алмаз Галимҗанов чакырылган иде. Ул мәчетнең авыл тормышындагы роле турында сөйләде, катнашучыларны борчыган сорауларга җавап бирде. Бүгенге көндә исламның роле һәм кешенең рухи халәте турында фикер алышынды.
Сатыш авыл китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгы һәм Саба районының 90 еллыгы уңаеннан "Ак калфак" клубы әгъзалары белән "Бер күрешү-үзе бер гомер"әдәби кунакханәсе үткәрелде. Анда безнең районнан танылган шагыйрә Миннегөл Манихова да чакырылган иде. Кичә бик җылы һәм иркен атмосферада үтте. Катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, шигырьләр укыдылар. Бу очрашу барысына да бик ошады.
2020 елның 23 февраль көнендә ТАССРның 100 елгы уңаеннан Сатыш авыл җирлегендә традицион кышкы спартакиада оештырылды.
Ш. З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбенең егетләр командасы волейбол буенча Саба районының барлык мәктәпләре арасында 1 урынны, кызлар командасы 3 урынны яулады. Тренер-Солтанов А. Н.,Сатыш урта гмоумбелем бирү мәктәбе егетләре командасы республика турнирында Саба муниципаль районы данын яклаячак. Аларны котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Фаил Фәһим улы "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитетында "Депутат корпусы" проекты кысаларында йомгаклау этабында катнашты.
7 февраль көнне Сатыш авыл җирлегендә "Россия чаңгы юлы - 2020" - "Татарстан чаңгы юлы-2020" массакүләм ярышлары булып узды . Чара йомгаклары буенча җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.