Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә Белем бәйрәме булып узды. Бу уку елында беренче сыйныфка 15 бала укырга керде. Мәктәптә барлыгы 126 бала белем алачак. Яңа уку елы котлы булсын!
25 август көнне Сатыш авылында "2019 елгы мини футбол буенча Сатыш авыл җирлеге Кубогы" турниры булып узды. Саба һәм Теләче районнарыннан 6 команда катнашты. Ир-атлар арасында "2019 елгы мини футбол буенча Сатыш авыл җирлеге Кубогы" турниры нәтиҗәләре":
1 урын- Яшьлек (Сатыш)
2 урын- Бердәмлек (Сатыш)
3 урын- Старые Зюри (Теләче)
4 урын- Мамалай-1
5-6 урын- Мамалай-2 һәм Сатыш яшьләре
Иң яхшы уенчы-Билалов Артур (Бердәмлек)
Иң яхшы капкачы-Сабиров Рафис (Яшьлек)
Турнир иганәчеләр хисабына үткәрелде. Турнир спонсорларына рәхмәт белдерәбез: ООО "Саба" Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Саубанов Ф. К. ССПК "Саба фермеры", КФХ Мостафин А. и. һәм ИП Байтурин Р.О.
Чәбки Саба авылында урнашкан ССППК "Сабинский фермер" җирлектәге барлык балалар бакчасына спонсорлык ярдәм күрсәтте
Сатыш авыл җирлегенең барлык торак пунктларында да янгын гидрантларының яңа күрсәткечләре алыштырылды һәм куелды.
"Безнең ишегалды" дип исемләнгән конкурста Сатыш авылыннан Мусиннар гаиләсе һәм Мамалай авылыннан Гариповлар гаиләсе катнаша. Аларга уңышлар телибез!
11 август көнне Сатыш авылы халкы исламда иң төп бәйрәмнәрнең берсе-Корбан гаетен билгеләп үтте.. Мәчеттә беренче азан яңгырады. Шулай ук мәчеттә "Корбан ашы"оештырылды.
10 август көнне Чабки - Саба авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Габдрахманова Әминә Фәйзрахман кызына 90 яшь тулды. Әминә Фәйзрахман кызы 4 бала тәрбияләп үстергән. Хәзерге вакытта Әминә апаның 5 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар. Юбилярны бәйрәме белән котладык һәм нык сәламәтлек теләдек.
10 август көнне Байлар Сабасында Физкультурниклар көненә багышланган спорт уеннары булды. Ярышта Сатыш авыл җирлеге командасы да актив катнашты.
4 август көнне Мамалай авылы халкы һәм кунаклары авыл көне «Кичке уен» исеме астында бәйрәм иттеләр. Бәйрәм өлкәннәр һәм балалар өчен күңелле уеннар, бүләкләр, концерт номерлары һәм биюләр белән үрелеп барды. Авыл көне уңаеннан Мамалай авылына күп кенә татар эстрадасы йолдызлары килде. Мамалай авылы халкына һәм "Казан егетләре" солисты Илнат Фәрхуллинга Авыл көнен оештырулары өчен рәхмәт белдерәбез.