4 август көнне Мамалай авыл көнендә мини- футбол буенча "Мамалай авылы күчмә кубогы" ярышы үтте. ярышта бары тик Сатыш авыл җирлегеннән 4 команда катанашты. Мини футбол ярышында 1 урынны- Сатыш командасы, 2 урынны- Бигәнәй командасы, 3 урынны- Мамалай командасы алды. Ярышны оештыруда Миннегулов Радик һәм Мамалай яшьләренә рәхмәт белдерәбез.
5 нче август көнне Сатыш мәдәният йортында Сатыш авыл җирлегенең халык җыены үткәрелде. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Рахимҗан улы Закирҗанов, Саба муниципаль районы башкарма комитеты житэкчесе Марат Рашат улы Ишниязов, төрле оешмаларның бүлек җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Фәһим улы Шафигуллинның авыл җирлегендәге эшләрнең торышы турында отчеты тыңланды. Халыктан бирелгән сораулар тыңланылды, анализланды. Халык җыены үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты белән тәмамланды.
13 нче июль көнне Сатыш авыл китапханәчесе "Авылым тарихы" дип исемләнгән экскурсия оештырды. Чара барышында Сатыш авылы тарихын тасвирлаган китап белән таныштырды. Авыл мәчете, музей мәдрэсә тарихы, авыл урамнары, күренекле шәхесләр, авылның бүгенгесе көндә яшәеше турында сөйләде. Балалар үзләренең кызыксындырган сорауларына жаваплар таптылар.
13 июль көнне Бигәнәй авылында ирләр командалары арасында волейбол буенча Бигәнәй яшьләр призына турнир булып узды. Турнирда Саба һәм Теләче районыннан 6 команда катнашты . Турнирның җиңүчесе Курсабаш командасы булды;
2 урын - Тимершык;
3 урын - Бигеней;
Сатыш авыл җирлеге башлыгы Бигәнәй яшьләренә спорт белән шөгыльләнер өчен туплар бүләк итте.Турнирны оештырган өчен Бигәнәй авылы яшьләренә рәхмәт белдерәбез.
8 июль көнне Бигәнәй мәдәният йортында Казан дәүләт аграр университеты студентлары "Йөрәк гафу итәрме?" дип исемләнгән театр куйдылар.
Сатыш авылында туып үскән, хәзерге вакытта читтә яшәүче Кашаева Рәшидә Шәмси кызы, Бурятиядән кайткан сеңлесе Фәния ханым гаиләсе белән мәдрәсә музейда экскурсиядә булдылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, мәдрәсә музейны ошатып, озын гомерле булуын теләп, фикер тәгъдимнәр китабына рәхмәт сүзләрен яздылар.
8 июль көнне Сатыш мәдәният йортында Даниянең "FOSS" компаниясенең сөт терлекчелеге буенча консультанты катнашында семинар узды. Семинарда Татарстан Республикасының нәселле һәм эре хуҗалыклары җитәкчеләре, белгечләре катнашты.
6 июль көнне Байлар Сабасында Яшьләр көненә багышланган гомуми команда спорт ярышлары үткәрелде. 11 дисциплина буенча 22 команда арасында Сатыш авыл җирлеге командасы 3 урынны яулады.
10 нче июль көнне Сатыш мәдәният йорты каршында балалар өчен Аттракцион эшләде. Балалар уен мәйданчыгында рәхәтләнеп куңел ачтылар, попкорн - баллы вата белэн сыйландылар.
Гражданнарның үзара салым акчасына Сатыш авыл җирлегендә юлланы ремонтлау эше тәмамланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды. Барлыгы 714 м юл җәелде.