ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Сатыш авылы мәчетендә "Яшьләр бистәсе" оешмасы һәм Сатыш мәчете мулла Алмаз Галимҗанов көче белән оештырылган, балалар өчен дини укулар башланды. Балаларга Россия Ислам Университет шәкертләре белем бирә. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

1 июль көнне Саба муниципаль районы данын яклап, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Фаил Фахимович ТНВ каналыннан баручы "Җырлыйк әле" тапшыруында катнашып 1 урын яулады. Бәйгедә Татарстан Республикасы җирлек башлыклары катнашты. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

29
июнь, 2019 ел
шимбә

26 июнь көнне Сатыш авылыннан "Ак калфак"хатын-кызлар түгәрәге Казан шәһәренә экскурсия оештырылды. Алар бергә башкаланың истәлекле урыннарын карадылар. Шулай ук Татарстанның Табигать тарихы музеенда һәм милли сәнгать галереясендә булу да күңелле хатирәләр булып калды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

27
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Сатыш авылында "Татарстан Республикасы торак пунктларында урамнарны яктырту" программасы буенча ООО "Сабэнергосервис" оешмасы тарафыннан урам утлары светодиод яктырткычларга алыштырылды. ООО "Сабэнергосервис" хезмәткәрләренә сыйфатлы эшләре өчен рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

22
июнь, 2019 ел
шимбә

Саба муниципаль районы чемпионатында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре ир-ат һәм хатын-кызлар командалары ярышында Сатыш авыл җирлегеннән  "Бигеней"командасы катнаша.Шулай ук, Саба муниципаль районы чемпионатында Сатыш авыл җирлегеннән "Сатыш" командасы катнаша.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

21
июнь, 2019 ел
җомга

Гражданнарның үзара салым акчасына Сатыш авыл җирлегендә юлланы ремонтлау эше бара. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды.  Бүгенге көндә 305 м юл җәелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Район Сабан туенда Сатыш авыл җирлеге көрәшчеләре милли көрәш буенча лаеклы чыгыш ясадылар һәм призлы урыннар алдылар.

Гәрәев Салават-1 урын 75 килограммга кадәр

Зарипов Ирек-75 кг кадәр 2 урын

Билалов Артур-60 кг кадәр 1 урын

Гәрәев Фәнис-65 килограммга кадәр 2 урын

Зарипов Адель-1 урын 45 кг

Гарипов Язнур-75 килограммнан артык 2 урын.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

15
июнь, 2019 ел
шимбә

Сатыш авылы мәчете имам- хатыйбы Алмаз хәзрәт Галимҗанов Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе укучыларына Ислам дине хакында сөйләде һәм укучыларның сорауларына җавап бирде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлеге территориясендә урнашкан барлык янгын гидрантларын МЧС хезмәткәрләре белән берлектә тикшерү үткәрелде. Барлык янгын гидранты эшли.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Саба аграр көллияте студентлары Сатыш авыл җирлеге территориясендә үлән чабалар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International