Саба муниципаль районы чемпионатында Сатыш авыл җирлегеннән "Сатыш" командасы катнаша. Беренче уенда «Сатыш» командасы «Лесхоз» командасы белән очраштып 2-1 исәбе белән җиңде.
Сатыш авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Бәйрәм мәйданында төрле кызыклы уеннар үткәрелде. Концерт программасы белән Булат һәм Дилә Нигматуллиналар чыгыш ясады.
25 май көнне Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте. Быел мәктәпне 11 сыйныфтан 10 бала, 9 сыйныфтан 14 бала тәмамлыячак.
25 май көнне ООО "Саба" Сатыш бүлекчәсе Сатыш авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен ифтар оештырды. Бәйрәмне оештыручы Саубанов Фәрхәт Корбангали улына рәхмәтебезне белдерәбез
24 май көнне Саба район мәдәният йортында "Саба Тукайны укый"дип исемләнгән VII Бөтендөнья әдәби марафон һәм әдәби марафон катнашучыларын хөрмәтләү тантанасы булып узды. Марафонда Сатыш авыл җирлегенең китап сөючеләр катнашты һәм диплом белән бүләкләнде. Марафонда шулай ук Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Фаил Фәхим улы да катнашты.
18-19 май көннәрендә Халыкара музейлар көне уңаеннан Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда «Музейлар төне – 2019» акциясе үткәрелде. Авыл халкында сакланган төрле көнкүреш әйберләре һәм инструментлар күргәзмәсе оештырылды. Көндезге сәгатьләрдә «минем динем – Ислам» дигән чара үткәрелде, анда Сатыш авылының элеккеге имамы Габделәхәт Шакир улы Шакиров укучыларга мәчет, Ислам халкының гореф-гадәтләре турында сөйләде. Кичке сәгатьләрдә Ислам мәдрәсәләре һәм бүгенге көндә яшәп килгән уку йортлары турында презентация һәм лекция оештырылган иде.
18 май көнне район мәдәният йортында " Ел гаиләсе 2019» конкурсынын йомгаклау этабы булып узды. Сатыш авылыннан Мансуровлар гаиләсе катнашып, «Ин актив гаилә» исеменә лаек булды.
Балтачның ООО "МДСУ-1" хезмәткәрләре "ТР җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларында юл эшләре" программасы буенча Сатыш авылы Суворов урамында юл ремонтлыйлар. Ремонтланучы юлның озынлыгы-480 м.
17 май көнне Мамалай авылында Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Фаил Фәхим улы катнашында гражданнар җыены булып узды. Җыен барышында катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
15 май - Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. «Халыкара гаилә көне» халык игътибарын гаилә проблемаларына җәлеп итү максатыннан оештырылган. Бу бәйрәм хөрмәтенә 15 май көнне Сатыш китапханәсендә һәм Сатыш музей мәдрәсәдә балалар өчен рәсем конкурсы үткәрелде.