ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2019 ел
чәршәмбе

Бәйрәм көннәрендә Сатыш авыл җирлегенең барлык мәдәният йортларында  тыл һәм сугыш хезмәтчәннәре өчен ифтар ашлары оештырылды. Ифтар ашларынның спонсорлары: "Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Сатыш бүлекчәсе , КФХ Насыйбуллин М. Н., КФХ Мостафин А. И., ИП Таипов И. Б. Әлеге чараның спонсорларына рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

8
май, 2019 ел
чәршәмбе

8 май көнне Сатыш авылында Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан митинглар үткәрелде. Бәйрәмдә Сатыш авыл җирлегеннән Саба районы депутаты Бикмухаметов З.М., Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Ф.Ф. , ООО Саба Сатыш Сатыш җәмгыяте җитәкчесе Сәүбанов Ф.Г. Г. ветераннарны котладылар. Балалар авыр сугыш еллары һәм Бөек Җиңү турында шигырьләр сөйләделәр, сугышта һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәлләргә чәчәкләр куелды.Мәдәният йорты һәм Сатыш урта мәктәбе белән берлектә тематик концерт оештырылды. Шул ук вакытта тыл ветераннарына, сугышта катнашучыларның тол хатыннарына котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

30
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Сатыш мәдәният йортында китапханәче белән берлектә "Тукай безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән әдәби - интеллектуаль кичә үткәрелде. Әлеге кичәдә Алмаз хәзрәт Галимҗанов, мәдрәсә -музей мөдире Фәнил Хадиев һәм мәдәният йортына йөрүче узешчәннәр катнашты.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

27 апрель көнне  Сатыш авыл җирлеге Казан шәһәренең Агросәнәгать паркында узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.

 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

27 нче апрельдә, Татарстан күләмендә үткән "Урман утырту көне" акциясе кысаларында, Сатыш авыл җирлеге территориясендә чыршы, миләш, юкә, карагай һәм җиләк-җимеш агач һәм куаклары үсентеләре  утыртылды. Акциядә җирлегебезнең барлык бюджет оешмалары, мәктәп укучылыры, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашты.

 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Сатыш мәдәният йортында яшьләр Сатыш мәчете мулласы Галимҗанов Алмаз Хәйдәр улы белән очрашты. Очрашу барышында дин буенча кызыксындырган сораулар бирелде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

2019 елның 20 апрелендә тыл һәм хезмәт ветераны Галимҗанов Хәкимҗан Исмәгыйль улына 90 яшь тулды. Юбилярны котларга һәм аңа ныклы сәламәтлек теләргә Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р. Р. Закирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе М. М. Хуҗин, "Саба" ҖЧҖ җитәкчесе  Ф. К. Сәүбанов һәм Сатыш авыл җирлеге башлыгы Ф. Ф. Шафигуллин катнаштылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Берничә ай дәвамында һәр якшәмбедә Сатыш мәчетендә балалар өчен дини дәресләр үткәрелде. 21 апрельдә йомгаклау дәресе булды.  Соңгы дәрестә укучыларның әти-әниләре катнашты. Укудан соң укучылар грамота белән бүләкләнде. Дәресләрне Казан ислам университеты студентлары үткәрде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Саба муниципаль районы чемпионатында  авыл җирлекләренең волейбол буенча ир-атлар командалары арасында "БИГӘНӘЙ" командасы 1 нче урынны алды. Турнирның иң яхшы уенчысы-Зиннатов Разил (Бигәнәй). Котлыйбыз!

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тол хатыннар  Җиңү көненең 74 еллыгын каршылау уңаеннан Республика тарафыннан әзерләнгән бүләкләр кабул иттеләр. Бүләкләрне Саба аграр көллияте директор урынбасары Якупов Р.Р. һәм  Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Ф.Ф. тапшырдылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International