Санитар-экологик икеайлык кысаларында Сатыш авыл җирлегенең барлык оешмаларында территорияләрне чистарту буенча өмә оештырылды.
Сатыш авылында яз килү белән территорияне төзекләндерү буенча актив эшләр башланды. Бүгенге көндә элеккеге һәйкәлнең җир участогында куак агачларны чистарту һәм кисү эшләре бара.
Саба муниципаль районының ир-ат командалары арасында волейбол буенча чемпионатында Сатыш авыл җирлегеннән Сатыш һәм Бигәнәй командалары катнаша. Кичәге уен нәтиҗәләре буенча Сатыш һәм Бигәнәй командасы үз группаларыннан чыктылар. Котлыйбыз.
23 март көнне Сатыш авыл җирлегенең барлык мәдәният йортларында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Авыл халкы һәм кунаклар төрле спорт уеннарында катнаштылар, кайнар чәй, коймак һәм ботка белән сыйландылар - болар барысы да бәйрәм атмосферасы һәм җыелганнарның яхшы кәефен тудырды. Шулай ук җирлектә яшәүчеләр арасында ир-атлар арасында волейбол ярышы үткәрелде. Волейболда 6 команда катнашты. 1 урынны Бигеней командасы яулады.
17 март көнне чаңгы һәм волейбол буенча Сатыш авыл җирлеге командасы Эзмә авыл җирлегендә булып узган спартакиадада актив катнашты.
Шарифуллина Галия һәм Султанов Ирек чаңгы буенча икенче урынны алуга ирештеләр.
Сатыш мәдәният йорты китапханә белән берлектә "Без әнинең елмаюыннан җылынабыз" дип исемләнгән бәйрәм концерты оештырылды. Һәр чыгыш тамашачы алкышларына күмелде. Җырлар, биюләр, үзешчәннәрнең матур чыгышлары тамашачыларда уңай тәэсир калдырды. Сатыш авыл җирлеге башлыгы барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады һәм җыр башкарды.
10 март көнне 2019 нче елның Сатыш авыл җирлегендә 62 нче тапкыр традицион кышкы спартакиада булды. Ярышны ачу тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирзянов Р.Р. Саба мунипиаль районы башкарма комитетының аппарат җитәкчесе- Каримов М.Р. һәм спонсорлар катнашты. Бәйгенең спонсорлары: ООО «Саба» Сатышево бүлекчәсе- Саубанов Фархат Курбангалиевич, Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры урынбасары- Хаҗипов Нәҗип Нәкыйпов; КФХ «Насибуллин Марат Нагимуллович», КФХ «Мустафин Айнур Ибрахимович», Сатыш авылы башкарма комитеты, Сатыш яшьләре, ООО “Корсинский МТС”, КФХ Садиков Мухаматнур һәм шәхси эшмәкәрләр: ООО «Айракс» Локманов Аглям Тависович, Байтурин Руслан, Сабиров Ринат, Зарипов Марсель, Ахметшин Ирек, Хасанов Раис, Таипов Ильгиз, Саетов Флорид, Хазиев Рифнур. Ярышта 250дән артык спортсменнар катнашты. Волейбол ярышында Саба, Кукмара, Теләче, Әтнә районнарыннан 19 команда катнашты: Сатыш- 1; Сатыш-2; Бигеней; Админстрация; МВД; Тимершик; Лесхоз; Курсабаш-1; Курсабаш-2; Симет; Юлбат-1; Юлбат-2;, Лесной (Теләче); Узяк (Теләче), Зур Сардек (Кукмара); Степан Разин (Кукмара); Алан (Арча); Шахтер (Әтнә); Күнгәр (Әтнә).
3 март көнне Иштуган мәдәният йортында, Сатыш авыл җирлеге үзешчәннәре катнашында иҗат-отчет концерты булып узды. Әлеге концертта авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре, бюджет оешмалары, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, өлкән буын вәкилләре бик актив каташтылар. Барлык катнашучыларга, оештыручыларга зур рәхмәт!
Хөрмәтле спорт сөючеләр! Сезне 10 март көнне Сатыш авыл җирлегенең кышкы спартакиадасына чакырабыз. Башлана: 9.30.
Сатыш авыл җирлегенең барлык бюджет учреждениеләрендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар оештырылды. 22 февраль көнне Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Аҗаган" хәрби-патриотик уены үткәрелде. 23 февраль көнне Мамалай авыл клубында Ватанны саклаучылар көненә багышланган " Ил сагында!" дигән чара үткәрелде. 23 февраль көнне Бигәнәй мәдәният йортында «Уйнагыз, гармуннар» дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрелде . 25 февраль көнне Сатыш мәдәният йортында район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт булып узды.