Сатыш авылында яшәүче Хәҗипов Хәлим Мөхәммәтнәкыйп улы чиста токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнә башлады. Ул үз хуҗалыгы өчен татар токымлы ат сатып алды. Бу яңадан торгызылган борынгы токым- түбән буйлы булуы белән аерылып тора, ләкин аз күләмдә азык кулланганда физик көчкә һәм чыдамлыкка ия. Хаҗиповка Х. М. уңышлар телибез.
8 февраль көнне Сатыш авыл җирлегендә "Россия чаңгы юллары - 2018" һәм "Татарстан чаңгы юллары 2019" дип исемләнгән ярышы үткәрелде. Мәдәният йортлары, балалар бакчалары, мәктәп хезмәткәрләре, җитәкчеләр бу ярышта бик теләп катнаштылар. Иң яхшыларына акчалата бүләк тапшырылды.
1 февраль көнне Саба муниципаль районының Байлар Сабасы зонасының беренче лига хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча чемпионаты тәмамланды. Чемпионат нәтиҗәләре буенча беренче урынны Сатыш командасы алды.Иң яхшы капкачы номинациясендә Гыйльметдинов Динар- Сатыш командасы бүләкләнде. Егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез! Шулай ук Сатыш авыл җирлеге спортчылары Сафин И. А. истәлегенә багышланган "Көрәш" ярышында катнаштылар. 65 кг кадәр үлчәүдә Гараев Фәнис (Мамалай) 2 урын яулады.
28 гыйнвар көнне Саба муниципаль районы башлыгы Раис Нургалиевич Минниханов һәм район башлыгы урынбасары Р. Р. Закирҗанов катнашында Сатыш авыл җирлеге халык җыены булып узды. Җыенда шулай ук хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Сатыш авыл җирлеге башлыгы, Шафигуллин Фаил Фәһим улы, 2018 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты, 2019 елга планнар һәм алдагы эш турында сөйләде.
Сатыш авыл җирлеге
Казанче Бигәнәй авылында Совет урамы буенча 4А йортта "арендалы торак йорты" төзелеше тәмамланып килә. Хәзерге вакытта йортта эчке эшләре тәмамланып, җиһазлар куела. Торак йортнын төзү белән ООО "ПМК-159" шөгыльләнә. Мондый аренда торагы ООО "Саба" Сатыш бүлекчәсе авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләргә теләгән яшьләргә һәм торакка мохтаҗларга биреләчәк.
2019 елның 13 гыйнварында Сатыш авыл мәдәният йортында Искечә Яңа ел бәйрәменә багышланган чара булып узды. Чара музыкаль концерт номерлары һәм төрле уеннар белән үрелеп барды. Сатыш авылы халкы бу чарада актив катнашты.
5 гыйнвар көнне Мамалай авыл клубында Хәдиуллин Рәдиф истәлегенә өстәл теннисы буенча турнир булып узды. Ярышларда Сатыш авыл җирлеге яшьләре генә түгел, башка районнар яшьләре дә катнашты. Ир-атлар арасында турнирда җиңүчеләр:
1 урын - Харисов Рөстәм (Сатыш)
2 урын - Фаляхов Тәбрис (Айдар, Теләче районы)
3 урын - Мәгъсүмов Нияз (Казанчы Бигәнәй)
кызлар арасында: 1 урын - Котдусова Айгөл (Казанчы Бигәнәй)
2 урын - Миннанхузина Айгөл (Аккүл-Бигәнәй)
3 урын - Әүхәдиева Фәния
Әлеге турнирны оештырган өчен Мәмалай авылы яшьләре һәм Мамалай авыл клубы хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
30,31 декабрь көнне Сатыш авыл җирлегендә барлык мәдәният йортларында Яңа ел чаралары булып узды. Мәдәният йортлары һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан Яңа ел тамашалары әзерләнде һәм Яңа ел лотереясы үткәрелде. Бәйрәм чарасы күтәренке кәеф, көлке һәм көчле алкышлар белән үрелеп барды. Шулай ук барлык мәдәният йортларында дә Сатыш авыл җирлеге башлыгы Ф. Ф. Шәфигуллин бәйрәм белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде.
Сатыш авыл җирлеге