ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Сатыш авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар.  Саба муниципаль районы мәгәриф бүлеге җитәкчесе Шакиров И.Ф., Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Ф.Ф. һәм Сатыш урта мәктәбенең «Юнармия "хәрәкәте активистлары Татарстан Республикасы Рәисе  исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

18
апрель, 2025 ел
җомга

Мамалай авылында җирләү урыннарын һәм тирә-яктагы территорияләрне төзекләндерү башланды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

11 нче апрель көнне Бигәнәй авыл мәдәният йортында балалар өчен, китапханә белән берлектә,   "Покорители Космоса" дигән танып-белү сәгате үткәрделәр. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

15
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Сатыш авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр башланды. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

10
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышында Бигәнәй командасы актив катнашып, җирлек командалары арасында 3 нче урынны яулады. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында, 8 апрель көнне,  "Табигатьне саклыйк, кошларга булышыйк!" дип аталган чара узды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Мамалай балалар бакчасында "Эковесна 2025" экологик марафон башланды. "Кошларга ярдәм ит" дигән беренче атнасында балалар белән берлектә кошларга җимлекләр ясап, агачларга элдек.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Бөтендөнья сәламәтлек көненә  8 нче апрель көнне Казанчы Бигәнәй  авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Сәламәтлек-байлыктан да кадерлерәк» дигән әңгәмә үткәрелде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр авылыбызның мәдәният йорты мөдире Азат Солтановның килүен түземсезлек белән көтеп алалар. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Бүгенге көн Бигәнәй “Ромашка” балалар бакчасында кызыклы һәм иҗади узды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International