ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында, балаларда әхлакый сыйфатлар, өлкәннәргә, кечкенәләргә хөрмәт тәрбияләү, аларның ялга, уенга хокукы булуын аңлату максатларын күздә тотып, "Әкияттә кунакта" дип аталган чара узды. Балалар, урман җәнлекләре белән бергәләп, әкиятләр сәхнәләштерделәр, уеннар уйнадылар. Бу чарада һәр бала дуслык, татулык, бердәмлек, ярдәмләшүнең  яхшы сыйфатлар икәненә  төшенде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш- Шытсу командасы 2025 елгы сезонда авыл җирлекләре ветеран ирләр командалары (40+) арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатында катнаша.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

29
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

27 гыйнвар көнне  Сатыш авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре  катнашты.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Ленинград.Блокада.Хәтер» тарихи  сәгать үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

15
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

12 январь көнне Сатыш мәдәният йортында "Иске Яңа ел"дигән тематик ял кичәсе үткәрелде. Кичәдә катнашучылар төрле уеннар уйнадылар. Уеннар арасында клуб оешмалары катнашучылары концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.  Ахырда төрле еллар музыкасына дискотека булды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

9
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

7 гыйнвар көнне Сатыш авылы мәдәният йортында 2009 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча Яңа Ел турниры булып узды. Бәйгедә Саба районыннан килгән 60 дән артык көрәшче катнашты. Көрәшчеләрне котларга Кыш бабай һәм Кар кызы да килгән иде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы иганәчелек ярдәме белән барлык көрәшчеләргә Яңа ел бүләкләре тапшырды. Спортчыларны һәм аларның тренерларын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылы мәдрәсә музеенда балалар өчен «Кышкы сәяхәт» темасына  викторина оештырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Казанчы Бигәнәй авыл  китапханәсендә “Журналның кызыклы битләре” дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.   Балалар “Ёжик”, “Саша һәм Маша”, “Күңелле дәресләр”, “Салават күпере” һәм башка тематикалы журналларның зур исемлеге белән таныштылар. Балалар теге яки бу журналда нинди материал барлыгын белделәр: танып белү, күңел ачу, юмористик, әдәби журналлар. Кайсы журналларны үзләре  укулары турында сөйләделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл китапханәсендә "Әкият ясыйбыз" дип исемләнгән рәсем конкурсы узды. Китапханәче балалар белән яраткан әкиятләре, аларның авторлары турында әңгәмә корды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Уен әйлән-бәйләне”  - урамда кышкы күңел ачулар үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International