Сатыш авыл җирлеге командасы тулы составта "Саба таңнары" газетасы призына ир-атлар арасында көрәштә катнашты. 12 команда арасыннан 6 урын алды.
Урыннар:
1 УРЫН- Фархуллин Раниль (65 кгга кадәр);
1 УРЫН- Гараев Салават (85 кгга кадәр);
1 УРЫН- Гарипов Язнур (90 кгга кадәр);
Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә балалар өчен «Күңелле уеннар» конкурс-уен программасы үткәрелде . Уен программасы-бала өчен ял итү, көч җыю мөмкинлеге ул. Программа балаларның күңел күтәренкелеге һәм уңай хис-кичерешләр алуына юнәлдерелгән иде. Чара кызыклы һәм күңелле узды, балалар актив уйнадылар, сорауларга җавап бирделәр, эстафеталарда катнаштылар. Яңгыравыклы көлү, балаларның бәхетле йөзләре-китапханәдә шундый җанлы атмосфера хөкем сөрә иде. Бердәм уйнадык! Барысының да кәефе күтәренке иде! Ә балаларның сокланудан бәхетле күзләре-бәйрәмне оештыручыларга иң яхшы бүләк. Программа ахырында барысы да актив катнашулары өчен татлы призлар алды.
8 ноябрьдә Россиядә Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булганнарны искә алу көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата уңаеннан 6 нчы сыйныф укучылары өчен тәрбия буенча директор киңәшчесе А.М. Шакирова тарафыннан "Тормыш хакына батырлык" дигән батырлык дәресе үткәрелде.
Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Без халык һәм Без бердәм!» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде.Китапханәче балаларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, ата-бабаларыбызның Ватан бәйсезлеге хакына күрсәткән батырлыклары,шулай ук бәйрәм итүнең традицияләре,Россия өчен әһәмияте белән таныштырды. Чарада катнашучылар Ватанның данлыклы уллары Дмитрий Пожарский һәм Кузьма Минин турында белделәр. Ишетелгәннәрне һәм күргәннәрне ныгыту өчен балалар белән викторина үткәрелде, шулай ук балалар уеннарда актив катнаштылар, анда борынгы Русь урнашкан һәм Россия Федерациясе чагылган сүзләрне чиштеләр.
Казанчы Бигәнәй авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Ак калфак» клубы әгъзалары белән «Татар ашлары серләре» түгәрәк өстәле артында халык кухнясы серләре белән уртаклаштылар. . Чара барышында катнашучылар белән татар кухнясы татар халкының гомуми мәдәни һәм көнкүреш традицияләре, аның тарихы, яшәү рәвеше һәм хуҗалык алып бару ысуллары белән тыгыз бәйләнгәне турында сүз алып барылды. Түгәрәк өстәл артында һәр хуҗабикә татар ашларының милли ризыкларын әзерләү серләре белән уртаклашты.
22 октябрьдә Иван Алексеевич Бунинның тууына 155 ел уңаеннан Сатыш авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе эшләде. Әлеге күргәзмәне эш көне дәвамында карарга була иде һәм шунлыктан һәркем үзенә уңайлы вакытта олуг язучының әсәрләре белән таныша алды.
Сатыш авыл җирлегендә юл чокырларын ремонтлау эшләре уңышлы тәмамланган. Ремонтланган юл өслегенең гомуми саны 1100 метрдан артып китте, бу транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте иминлеген сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирде. Саба районының "Татавтодор" АҖ хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез. Шулай итеп, башкарылган эшләр нәтиҗәсендә Сатыш авыл җирлегендә яшәүчеләр һәм кунаклар хәрәкәт итү шартларын яхшырттылар, бу уңайлылыкны һәм көндәлек хәрәкәт иминлеген арттырды.
Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында 17 октябрь көнне "Көзге костюмнар парады" дип аталган бәйрәм булып узды. Балалар һәрберсе үзенчәлекле көзге костюмнардан иде, алар мода күрсәтте, көз турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәмебезгә Сатыш авылы китапханәчесе Гөлинә Флорид кызы килде. Ул балаларга табышмаклар, төрле әкиятләр буенча сораулар, уеннар һәм бүләк-буягыч та алып килгән иде. Бәйрәм балаларга кызыклы да, файдалы да булды.
Су басу елның теләсә кайсы вакытында булырга мөмкин, ләкин яз көне кар катламының эреүе күпкә зуррак тискәре нәтиҗәләргә китерергә сәләтле. Сатыш авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек максатыннан су торбалары чистартылды, канаулар ачылды.
11 октябрь көнне Мамалай авыл клубында Бигенәй авыл китапханәсе белән берлектә студентлар һәм мәктәп укучылары җыелган "Безнең студентлар - безнең горурлыгыбыз" исемле очрашу булды. Китапханәче белән мөдир викторина үткәрделәр. Балалар үзләренең кызыклы укулары турында сөйләделәр. Очрашу бик бай һәм кызыклы булды.