ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

Республика көнен бәйрәм итү алдыннан , 29 нчы август көнне Бигәнәй мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, концерт номерлары белән, “Туган ягым –Татарстан” әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

22
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Сатыш авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә Саба муниципаль районы билгесе буялды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

20
август, 2024 ел
сишәмбе

Сатыш авылы яр буе территорияне төзекләндерү буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә үлән чабу эше һәм куак чабу эшләре башкарылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Мамалай авылында яшәүче Фәннүр һәм Гүзәлия Гарипова гаиләсе үз территорияләрен чәчәкләр утыртып бизиләр. Бу чәчәкләр һәркемне гаҗәеп матурлыгы белән сөендерә. Матурлык һәр кешегә кирәк.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

18 нче август көнне  Бигәнәй  мәдәният йортында «Минем гүзәл җәем» дигән рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чараның максаты - балаларның иҗади сәләтләрен активлаштыру. Мастер-классны мәдәният йорты мөдире, үзешчән рәссам Д.Г. Фәтхрахманова үткәрде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

19
август, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт программасы тигезендә Сатыш авылы Суворов, Совет урамнары буенча 52 нче җир кишәрлегенә суүткәргеч төзелеше бара. Эшне подрядчы оешмасы АО "Сабинское МПП ЖКХ" башкара.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

15 август көнне  Сатыш авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, оешма җитәкчеләре  катнашты. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

12
август, 2024 ел
дүшәмбе

Сатыш авыл җирлеге спортчылары районда Физкультурачылар көненә багышланган ярышта катнаштылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлеге башкарма комитет бинасы каршындагы  чәчәкләр яз башыннан алып беренче салкыннар башланганчыга кадәр күп төрле чәчәкләре белән сөендерә.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

7
август, 2024 ел
чәршәмбе

7 августта Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Нәгыймова М.С. «Ишегалды уеннары» социаль технологиясе кысаларында социаль участокларда социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар белән «Ишегалды уеннары» үткәрде. 

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге Сатыш авыл җирлеге ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International