Сатыш авыл китапханәсендә җәй көне балаларның үз-үзләрен куркынычлык тоту кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрелде.
Гражданнарның үзара салым акчасына Сатыш авыл җирлегендә юлларны ремонтлау эше башкарыла. Ремонт эшләрен "Рамазан" ҖЧҖ оешмасы башкара.
13 июль көнне Аккүл-Бигәнәй авылында авыл яшьләре призына ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Турнирда Саба, Балтач районнарыннан 6 команда катнашты. Турнирның җиңүчесе- Балтач районыннан- КФХ ЗАКИЕВ командасы;
2 урын-Бигәнәй-2;
3 урын- Симет;
4 урын- Бигәнәй-1;
5-6 урын- Тимершык-1
5-6 урын- Тимершык-2.
Бигәнәй яшьләренә һәм спонсорларга турнирны оештырган өчен рәхмәт белдерәбез.
13 июль көнне Аккүл-Бигәнәй авылында хатын-кызлар командалары арасында Бигәнәй авыл яшьләре призына волейбол буенча турнир узды. Турнирда Саба һәм Балтач районыннан 5 команда катнашты. Турнирның җиңүчесе- Шәмәрдән командасы;
2 урын- Балтач;
3 урын- Бигәнәй;
4 урын- Саба;
5 урын- Симет;
Бигәнәй яшьләренә һәм спонсорларга турнирны оештырган өчен рәхмәт белдерәбез.
Сатыш авылы мәчетендә балалар өчен дини ял һәм уку сәгатьләре оештырылды.
Саба муниципаль районының пляж футболы буенча чемпионатында Сатыш авыл җирлегеннән "Сатыш"командасы катнашты.
Сатыш авылы балалар мәйданчыгы территориясен төзекләндерү.
Сатыш мәдәният йорты хезмәткәрләре "Июнь көнен онытырга ярамый" дигән хәтер сәгате үткәрделәр.
Сатышның "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең җәйге сәламәтләнүенә зур игътибар бирелә. Балалар күпчелек вакытларын саф һавада үткәрәләр. Балалар белән табигатькә экскурсияләр, спорт мәйданчыгында хәрәкәтчән уеннар үткәрәбез. Балалар тренажерларда рәхәтләнеп шөгыльләнәләр, хәрәкәтчән уеннарда кызыксынып катнашалар. Саф һавада алар чыныгалар, көч җыялар, сәламәтлекләрен ныгыталар.
Сатыш авыл китапханәсе "Мин сине яратам Россия" асфальтта рәсемнәр конкурсы оештырды.