ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2024 ел
шимбә

9 нче февраль көнне  Сатыш авыл җирлегендә дә “Россия чаңгы юлы 2024” – “Татарстан чаңгы юлы 2024” акциясе кысаларында чаңгы ярышы үткәрелде. Ярышта  мәктәп укучылары, укытучылар, мәдәният йорты һәм авыл клубы хезмәткәрләре актив  катнашты. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

8
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

5 нче  февраль көнне  Бигәнәй авылы фельдшер акушерлык пунктында   фельдшер Исмәгыйлева Ильмира Зиннәтулла кызы катнашында "Тычкан бизгәге  профилактикасы" дигән әңгәмә уздырылды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

2024 нче ел президентыбыз В.В.Путин тарафыннан Гаилә елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан мәктәбебездә Гаилә елын ачу тантанасы булып узды. Чара "Могҗизалар кыры" интеллектуаль уены форматында үтте. Уенда 9 гаилә катнашты.  Калган гаиләләр исә тамашачылар буларак кунак булдылар. Бәйге 1-11 нче сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Әлеге чара һәркемнең күңеленә хуш килде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

5
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

3 февраль көнне Сатыш мәдәният йортында "Саба" ҖЧҖ Сатыш авыл хуҗалыгы җәмгыятенең отчет җыелышы булып узды. Җыелышта авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы Хасаншин Г.Ш. катнашты. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

30
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

29 гыйнвар көнне  Сатыш авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре  катнашты. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

16
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

Махсус хәрби операцияда катнашучы солдатлары өчен Сатыш авылында "Солдатка аш" акциясе башланып китте. Бу акция башланганнан бирле солдатларыбызга 600 данәдән артык туклыклы аш әзерләнде. Акцияне оештыручы Сатыш авылыннан Садыйкова Гүзәлгә һәм булышучыларга рәхмәт белдерәбез. 

 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлегенең барлык мәдәният йортларына Искечә Яңа елны каршылауга багышланган бәйрәм чарасы булып үтте. Бәйрәмдә җырлы-биюле тамаша, кызыклы уеннар тәкъдим ителде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

12
гыйнвар, 2024 ел
җомга

Сатыш авыл китапханәсендә "Журналларда барысы да кызыклы" дигән матбугат күргәзмәсе оештырылды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылы музей - мәдрәсәсенең Кыш бабайга агач тактага рәсем ясау буенча мастер-классы үткәрелде.  

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

11
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Мамалай авыл клубында Һадиуллин Рәдиф Рәис улы истәлегенә багышлап, традиция буенча, җиденче ел рәттән “Мәңге безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән өстәл теннисы буенча турнир узды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International