7 гыйнвар көнне Сатыш авылы мәдәният йортында 2007 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча Яңа Ел турниры булып узды.
Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Ф.Ф. һәм Кыш бабай белән җирлектән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләсен Яңа ел белән котлау оештырды.
Сатыш мәдәният йорты хезмәткәрләре гаиләләр белән таудан Кыш бабай белән чана шууны оештыралар, Ул традициягә керә һәм Сатыш авылы балаларына, әти-әниләренә һәм кунакларына ошый. Балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, зирәклеккә һәм акылга сорауларга җавап бирделәр.
7 гыйнварда Мамалай авыл клубы, Бигәнәй һәм Сатыш мәдәният йорты хезмәткәрләре, музей, китапханәләре Байлар Сабасындагы үзәк чыршы янында балалар өчен күңел ачу чарасы оештырдылар һәм үткәрделәр. Балалар уйнап һәм биеп күңел ачтылар. Алар төрле командаларда бүлештеләр һәм ярыштылар.
Сатыш авыл китапханәсендә "Яңа ел остаханәсе" балалар өчен үз ишекләрен ачты. Алар чыршы уенчыкларын үз куллары белән ясадылар. Чара күңелле вакыт үткәрү өчен яхшы сәбәп булып хезмәт итте.
Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре саф һавада спорт программасы оештырдылар. Балалар спорт уеннарында, эстафетада актив катнаштылар, үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр, командадагы иптәшләренә ярдәмгә килделәр. Бу спорт чарасында җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр булмады. Барлык балалар да зур канәгатьлек һәм күп уңай тәэсирләр алдылар.
Сатыш авыл җирлегенең барлык мәдәният йортында "Бөтен гаилә белән Яңа елга!» дип исемләнгән балалар бәйрәме үткәрелде. Чара башында бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы килсен өчен балалар берничә биремне үтәргә тиеш иде. Барлык биремнәрне уңышлы үтәгәннән соң,тылсымлы тавышлар астында малайлар һәм кызлар янына кунакка Кыш бабай килде.Барысы да аңа Яңа ел шигырьләрен сөйәделәр , шуның өчен татлы бүләкләр алдылар.
Сатыш авыл җирлегенең мәдәният йортында "Кыш бабайдан Сюрприз" дигән лотерея билетлары уйнатылды. Бәйрәм башында авыл җирлеге башлыгы Шәрифуллин Ф.Ф. барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Тамашачылар җылы теләкләрен җиткерделәр, күңел күтәренкелеге һәм Яңа Ел кәефе алдылар. Барысы да канәгать калды, һәркем үз бүләген алды.
Сатыш авыл җирлегенең барлык мәдәният йортларында «Яңа ел могҗизасы!» дип исемләнгән бал-маскарад узды. Бәйрәмдә төрле яшьтәге авыл халкы катнашты. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм кичәсенең кызыклы һәм бай программасын әзерләделәр. Яңа ел бал-маскарадында бәйрәм һәм күңел ачу атмосферасы хөкем сөрде. Кичә Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.
"Бөтен гаилә белән китапханәгә" проекты кысаларында Сатыш авыл китапханәсендә "Мин укыйм, син укыйсың, бөтен гаиләм укый" дип аталган укулар уздырылды.