ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

4 ноябрь көнне Сатыш мәдәният йортында Халиса Сибгатованың "Яшьнәп яшәлгән гомер" дип исемләнгән портреты кичәсе узды. Халисә Галиевна халыкка мәдәни хезмәт күрсәтүгә күп көч һәм тырышлык куйды. Иҗат кичәсенә аны котларга мәдәният ветераннары, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, дуслар, хезмәттәшләр һәм тамашачылар килде. Барысы да Халисә Галиевнаның бетмәс-төкәнмәс тормыш энергиясенә сокланып, сәламәтлек һәм иҗади уңышлар теләделәр. Чара җылы, күңелле шартларда узды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлеге командасы тулы составта "Саба таңнары" газетасы призына ир-атлар арасында көрәштә катнашты.
Урыннар:
1 УРЫН- Гараев Фәнис (70 кгга кадәр);
1 УРЫН- Гараев Салават (80 кгга кадәр);
1 УРЫН- Гарипов Язнур (85 кгга кадәр);
2 УРЫН- Зарипов Адель (90 кгга кадәр).

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылында халык өчен куркыныч тудырган агачлар киселде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

31
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

28 октябрь көнне Сатыш авылында беренче тапкыр мәктәп ачылуга 100 ел тулу уңаеннан бәйрәм тантанасы булды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

23
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Саба муниципаль районының Мамалай авылында автомобиль юлында ясалма яктырту урнаштыру буенча эш алып барыла.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Бүгенге көндә Мамалай авылы зиратында агач кисәләр. Агачлар гражданнарның үзара салым акчасына киселә. Эшне ИП Галиуллин И.И. оешмасы башкара.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

21 октябрь көнне Сатыш авыл җирлеге үзешчәннәре, мәдәният йорты, учрежденияләр   коллективы «Милләт яме -йола, бәйрәмнәрдә!» дип исемләнгән фестиваль-конкурста катнашты.

 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

11
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Саба муниципаль районының Мамалай авылында автомобиль юлында ясалма яктырту урнаштыру буенча эш башланды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге окс

Саба муниципаль районы Аккүл-Бигәнәй авылында Казкаш елгасы аша күперне капиталь ремонтлау дәвам итә.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге окс

6
октябрь, 2023 ел
җомга

Гражданнарның үзара салым акчалары хисабына Мамалай авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл төзү эше тәмамланды. Эшне ИП подрядчы оешмасы И.Ф. Нәбиуллин башкарды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге окс

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International