ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

1 нче октябрьдән Сатыш авыл җирлегендә бюджет, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә эшләп ялга киткән өлкәннәрне котлаулар булып узды.  Бәйрәмнәр барлык мәдәният йортында чәй  өстәле артында концерт номерлары белән  бергә алып барылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

3
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

2 октябрь көнне Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш мәктәбендә Татарстан Республикасы көрәш федерациясенең җитәкчесе- Тагиров Марсель Шәрипҗанович укучылар белән очрашты. Быелдан башлап, Сатыш авыл җирлегендә көрәш түгәрәге эшли башлады.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

2 октябрь көнне Аккүл-Бигәнәй авылында яшәүче Имамиева Галия апага 90 яшь тулды. Бәхетле картлык телибез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Аккүл-Бигәнәй авылында яшәүче Зәмзәмия апа һәм Ризван абый Давлатовларны 50 ел бергә тормыш итүләре белән котладык.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

26
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

Сатыш мәдәният йортында, китапханәче белән берлектә, А.Алишның тууына 115 ел тулуга багышланган "Шигъри әкиятләр остасы" дигән әдәби кичәсе узды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Гражданнарның үзара салым акчасына Сатыш авыл җирлегендә юлларны ремонтлау эше башкарыла. Ремонт эшләрен "Рамазан" ҖЧҖ оешмасы башкара.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Л.Н. Толстой рус әдәбияты классигы, балалар өчен беренче укытучы булып тора. Ул балалар нәфис әдәбияты дөньясына зур өлеш керткән язучы. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

21
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

А.Алишның туган көне уңаеннан Мамалай балалар бакчасында Казанчы Бигәнәй авыл китапханәчесе  «Абдулла Алишның тылсымлы әкиятләре» дигән әдәби колейдоскоп үткәрде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Бүгенге көндә гражданнарның үзара салым акчалары хисабына Сатыш авылы территориясендә контейнер мәйданчыклары төзү буенча эш алып барыла. Эшне "ПМК-159" ҖЧҖ подряд оешмасы башкара.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

20
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Саба районы Сатыш авылында Суворов, Совет урамнары буенча 52 нче җир кишәрлегенә газүткәргеч төзелеше бара. Эшне подрядчы оешмасы ҖЧҖ "Ирбис" башкара.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International