Ел саен Россия Федерациясендә 250 меңгә якын янгын була, нәтиҗәдә 14 меңнән артык кеше һәлак була.
12 август көнне "Гаилә" паркында Сатыш мәдәният йорты, "Гәрәбә" фольклор коллективы, Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханәсе, Мамалай авыл клубы хезмәткәрләре, Юлбат мәдәният йорты сәнгать житәкчесе катнашында "Кичке уен" оештырылды. Ял итәргә килгән Саба халкы һәм килгән кунаклар милли уеннарыбызда, җыр - биюләрдә актив катнашып күңелләренә рухи азык алдылар һәм ял иттеләр.
Һәр кешенең йөрәгендә кечкенә Ватанга, туган җиргә, аның чиксез далаларына, зәңгәр елгалар тасмасы белән уратып алынган, легендалар һәм риваятьләр белән бизәлгән җиргә мәхәббәт яши. Моның өчен туган як тарихын белергә, табигатьне яратырга кирәк. Сатыш авылы музей-мәдрәсәсе хезмәткәрләре чараны «Туган як» төшенчәсе дигән әңгәмәгә багышлады.
16 нчы август көнне Бигәнәй мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, «Халкымның мәдәни мирасы" дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.
"Бигәнәй" хатын-кызлар волейбол командалары Саба районының иң көчле командаларының берсе булуын тагын бер кат исбатладылар. Хатын-кызлар командасы Саба районы Чемпионатының район этабында 1 нче урын яулады.
Балтач районының "МДСУ-1" ҖЧҖ хезмәткәрләре Чәбки-Саба авылы, Ленин урамында «ЩПС» республика программасы буенча юлны ремонтлау буенча эшләр алып баралар.
Сатыш авыл җирлеге Байлар Сабасында физкультурачы көненә багышланган ярышта катнашты
6 август көнне Сатыш авылында хатын-кызлар командалары арасында Динә Галләмова истәлегенә багышланган волейбол турниры булып узды. Турнирда Саба, Балтач һәм Теләче районнарыннан 9 команда катнашты.
22 июль көнне Аккүл-Бигәнәй авылында хатын-кызлар командалары арасында Бигәнәй авыл яшьләре призына волейбол буенча турнир узды.
15 июль көнне Аккүл-Бигәнәй авылында авыл яшьләре призына ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Турнирда Саба, Балтач, Теләче районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 7 команда катнашты.