ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2023 ел
җомга

19 июльдә Бигәнәй мәдәният йорты хезмәткәрләре "Саба"  ҖЧҖ фермасына экскурсия оештырдылар. Экскурсия балаларда зур кызыксыну уятты,  йорт хайваннары белән аралашу күнекмәсе формалашты. Чөнки баланы экологик тәрбияләүне якын тирәлекнең табигате белән танышудан башлау бик мөһим. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Саба муниципаль районының пляж футболы буенча чемпионатында Сатыш авыл җирлегеннән "Сатыш"командасы катнаша. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

13
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Балтач районының "МДСУ-1" ҖЧҖ хезмәткәрләре Казанче-Бигәнәй авылы, Дзержинский урамында «ЩПС» республика программасы буенча юлны ремонтлау буенча эшләр алып баралар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге ОКС

Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче балалар өчен "Туган авылым тарихы" дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Чарада катнашкан балалар авылның үткәне, бүгенге көндәге яшәеше белән таныштылар. Авылда элек яшәгән, хәзерге вакытта гомер итүче аерым һөнәр ияләренең исемнәрен белделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Балаларга чишмә суының каян килүен, ни өчен файдалы булуын һәм ни өчен чишмәләрне сакларга кирәклеген белү кызык иде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Гаҗәп ил Балачак! Үз киләчәгең турында хыялланырга, ә үз хыялыңны уеннарда тормышка ашырырга мөмкин: бүген - табиб, иртәгә - банкир һәм хәтта президент. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

11 июль көнне Сатыш мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре, "Мәхәббәт, Гаилә һәм тугрылык" көненә, асфальтта иҗади рәсемнәр конкурсы үткәрделәр. Анда яшь рәссамнарга бәхетле гаилә рәсемен  ясарга тәкъдим ителде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Хезмәт тәрбиясе элек-электән баланы шәхес буларак формалаштыруда, җәмгыятькә файдалы кеше булып үстерүдә  зур роль уйнаган. Укучыларның җәйге практикасы - бу юнәлешнең төп элементы булып тора. Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укучылары да җәйге каникул вакытында мәктәп бакчасында практика үтәләр. Алар су сибү, чүп утау кебек эшләр башкаралар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячеләре , "Су-яшәү чыганагы" дип аталган атналыкта,балалар белән Баллы чишмәсенә экскурсиягә бардылар. Әлеге сәяхәтнең максаты - балаларга табигатьтә су, аның үсемлекләр, хайваннар, кешеләр   тормышындагы ролен аңлату, суга сак караш тәрбияләү иде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре көненә "Танышыгыз, ЮХИДИ хезмәте" дигән тематик сәгать үткәрделәр. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International