22 июнь көнне Казанче Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Елга бер килә торган караңгы көн» дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде.
Сатыш авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә үлән чабу эше дәвам итә.
А.С. Пушкинның туган көненә багышланган республика акциясе кысаларында Сатыш авыл китапханәсе мөдире "А.С. Пушкин әкиятләре буенча" әдәби викторина үткәрде. Чара барышында китапханәче балаларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Аннары катнашучыларга биш турдан торган викторина тәкъдим ителде.
Бүгенге көндә Аккүл-Бигәнәй авылында күпер реконструкцияләү эшләре бара.
Мамалай авылында суүткәргеч төзү буенча эшләр алып барыла. "Саба МПП ТКХ"АҖ хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.
Бөек Петр күренекле дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. Бөтен Русь патшасы титулын йөрткән соңгы хаким һәм Бөтенроссия императоры титулын кабул иткән беренче хаким (1721 елдан). Аның реформаторлык эшчәнлеге хәзерге Россия дәүләтенә нигез сала, ә актив тышкы сәясәт Россияне континентның әйдәп баручы дәүләтләренең берсенә әйләндерә. Петр I туган көне уңаеннан Сатыш авылы музей-мәдрәсәсе хезмәткәрләре балаларга видео презентация күрсәттеләр.
Казанче Бигәнәй авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Табигать бүләкләренең дәвалау мөмкинлекләре»дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Катнашучылар файдалы мәгълүмат белән таныштылар , безнең өчен иң гадәти үсемлекләрнең бик күп авыруларны дәвалаганда алыштыргысыз булуын белделәр. Китап күргәзмәсендә дару үләннәре турында әдәбият тәкъдим ителде. Соңыннан катнашучылар викторинада катнаштылар һәм үсемлекләр турында табышмаклар чиштеләр.
Россия көне-Россия Федерациясенең мөһим дәүләт бәйрәме, ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә. 2002 елга кадәр ул Россиянең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү көне дип атала. Бу илдә иң яшь дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Бу көн хөрмәтенә Сатыш мәдрәсә музее хезмәткәрләре асфальтта рәсемнәр конкурсы оештырдылар.
Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында татар халкының милли бәйрәме-"Сабантуй"үткәрелде. Бәйрәм башында тәрбиячеләр балаларны татар халкының гореф-гадәтләре ,бәйрәмнәре белән таныштырып үттеләр. Соңыннан балалар туган як, сабантуй турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар тыңладылар , биеделәр. «Капчык киеп йөгерү», «кашыкка йомырка салып йөгерү», «чүлмәк вату» һәм башка шундый кызыклы ярыш- уеннарда катнашып күңел ачтылар. Әлеге милли бәйрәмебез - Сабантуй балаларда иң якты тәэсирләр калдырды.
11 июнь көнне Сатыш авылы янындагы болында авыл халкы һәм авыл җирлеге кунаклары милли бәйрәмебез- Сабан туен билгеләп үттеләр. Бәйрәм традицион ярышлар һәм күңелле конкурслар белән үрелеп барды. Халык өчен концерт программасы белән авыл халкы һәм мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясады. Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте. Бәйрәмнең кульминациясе булып Көрәш буенча баш батырны билгеләү торды. Киеренке көрәштән соң, Сабантуйның абсолют батыры булып Маннанов Динар Хаҗинур улы калды.