ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2023 ел
сишәмбе

3 июнь көнне Сатыш, Аккүл-Бигәнәй, Казанче-Бигеней, Мамалай, Чәбки-Саба  авылларында Сабантуйга бирнә җыю оештырылды. Борынгы бабаларыбыздан бүгенге көнгә кадәр сакланган бу күренеш һәркемнең күңелен дулкынландыра, яшьлеккә алып кайта. Авылыбыз яшьләре өлкәннәрдән откан авыл көйләрен җырлап урамнар буйлап уздылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

27
май, 2023 ел
шимбә

Сатыш авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә үлән чабу эше дәвам итә.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

16
май, 2023 ел
сишәмбе

Сатыш авыл җирлеге территориясеннән җыелган коры агач калдыклары чыгарылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

15
май, 2023 ел
дүшәмбе

Бигәнәй мәдәният йортында мастер-класс уздырылды. Изолон материал бөтенләй куркынычсыз һәм тотрыклы. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Бигәнәй мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре белән  Кызыл Мишә авылында Туфан Миңнулинның «Әниләр һәм бәбиләр»  спектаклен сәхнәләштерделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

11
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Сатыш авыл җирлеге делегациясе Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган Саба муниципаль районы Парадында катнашты.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

8 май көнне Сатыш авыл җирлеге оешма җитәкчеләре белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган “Агачлар утырту” акциясендә катнаштылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митинг-концерт булып узды. Чарада мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, тыл ветераннары, авыл халкы катнашты.  Мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән концерт күрсәтелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

4
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара Җир көне 2023 безгә тагын бер тапкыр уйланырга ярдәм итә, һәр гамәл зәгыйфь табигатьне җимерә дә, аның моңарчы булмаган, беренчел матурлыгын саклый да ала. Җир планетасы музей кебек матур, анда төрле чорларның, үткәннең, хәзерге, киләчәкнең кайтавазларын күрергә мөмкин. Ул контрастлы һәм кабатланмас. Җир көне хөрмәтенә Сатыш авылы мәдрәсәсе музее хезмәткәрләре стена газетасы чыгардылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылында урнашкан Бөек Ватан сугышында һаләк булган ветераннар хөрмәтенә ясалган һәйкәлгә ремонт ясалды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International