“Хәтер бакчасы" табигатьне саклау акциясе кысаларында Сатыш авыл җирлегенең барлык бюджет учреждениеләре агач утыртуда катнаштылар.
Сатыш авыл җирлегендә «Саба» ҖЧҖнең «Сатыш» бригадасы кырларыннан бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре таш җыюда катнаштылар.
Бөек Җиңунең 78 еллыгы якынлаша. Бәйрәм көне якынлашканда район җитәкчелеге тыл ветераннарын күчтәнәч белән сөендереп, бәйрәм теләкләрен җиткерәләр. Бүгенге көндә авыл җирлегендә 15 тыл ветераны яши. Ветераннарны котлауда авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Фаил Фәһим улы һәм финанс- бюджет палатасы җитәкчесе Сөнгатов Шәмсүн Әкбер улы катнашты.
27 нче апрель көнне Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында тормыш иминлеге нигезләре буенча шөгыль үткәрелде.
Шигърият күгендә иң якты йолдыз булып янучы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән балалар кече яшьтән таныша башлыйлар. Балалар бакчаларында әлеге юнәлештә зур эш башкарыла. Әлбәттә, әлеге зур чарада безнең Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасы да читтә калмый.
26 апрель көнне Бигәнәй мәдәният йортында Казанче Бигәнәй китапханәсе белән берлектә «Ромашка» балалар бакчасы балалары белән «Син мәңге безнең арада-татарның рухы Тукай» дип исемләнгән шигьрият кичәсе үткәрелде.
22 апрель-Бөтендөнья Җир көне. Бу дата уңаеннан Казанче Бигәнәй китапханәсе Бигәнәй мәдәният йорты белән берлектә «Җир-Ана көне " дип исемләнгән экологик сәгать үткәрделәр.
Сатыш авылында рус бильярды буенча турнир узды. Турнирда Сатыш авыл җирлеге халкы гына түгел, күрше авыл җирлекләре халкы да катнашты. Җиңүчеләр грамота һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр!
Чисталык икеайлыгы кысаларында Сатыш авыл зиратында өмә булып узды. Авыл халкы һәм авылдан читтә яшәүчеләр катнашында узган өмәдә агачлар киселде, тротуар ясалды.
2023 нче ел, президентыбыз В.В.Путин указы нигезендә, Россиядә Укытучы һәм остаз елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә "Остаз-мөгаллимнәр" дип исемләнгән кичә узды. Чарага гомерләрен озак еллар мәгарифкә, балаларга белем бирүгә багышлаган, стажлы укытучыларыбыз чакырылган иде. Алар үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, төрле һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәм бик күтәренке рухта узды.