ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Сатыш авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр дәвам итә. Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Янгынга каршы көрәшүчеләр һөнәре – иң авыр һәм җаваплы профессияләрнең берсе. Алар, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, ут астына керә, кешеләрне коткара, мал-мөлкәтләрен саклап калу өчен көрәшә. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 20.10.2022 Указы нигезендә  2023 ел милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр  елы дип игълан ителде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Саба муниципаль районының волейбол буенча авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында Чемпионат. Сатыш авыл җирлегеннән 3 команда катнаша: Сатыш-1, Сатыш-2 һәм Бигәнәй.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары язгы өмәдә катнашты. Күмәк көч белән территорияне чүптән арындырдылар, тырмаладылар,кар тараттылар. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

"Бигәнәй" хатын-кызлар волейбол командасы Теләче районы Шадке авылында физик культура укытучысы Мингалиев Г.Г. истәлегенә волейбол буенча ачык турнирда 2 урын яулады.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

"Яшь мастер" (BabySkills) чемпионатының муниципаль этабы узды. Чемпионатта Сатыш балалар бакчасында тәрбияләнүче Шакирова Ясминә Илназ кызы  "Рәсем сәнгате" компетенциясе буенча катнашты һәм катнашучы  дипломы  белән бүләкләнде.Балаларның зур тырышлык белән ясаган рәсемнәре бик матур килеп чыкты, шулай ук барлык сорауларга да дөрес җавап бирделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

25
март, 2023 ел
шимбә

Сатыш авыл китапханәсендә актив укучылар арасында "Иң яхшы укучы"итемасына укучылар конкурсы уздырылды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл китапханәсендә "Ышаныч телефоны" дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.  Китапханәче ышаныч телефонының ни өчен кирәклеген, әлеге хезмәтнең нинди принцип буенча эшләвен һәм телефон консультантларыннан нинди ярдәм алырга мөмкинлеген аңлатты. Чара әлеге тема буенча презентация карау һәм истәлек - закладка тарату белән үрелеп барды. Катнашучылар көндәлекләрендә балалар ышаныч телефоны номерын саклап калдылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

23
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Сатыш авылы музей-мәдрәсәсендә агач эшләнмәләр рәсеме ясау буенча мастер-класс узды. Барлык балалар да диярлек рәсем ясарга ярата, ә бу ысул белән теләсә нинди предметны бизәргә мөмкин икән, димәк, рәсем сәнгате буенча мастер-класс универсаль күңел ачуга әверелә. Бу көндәлек ял һәм бәйрәм чаралары өчен идеаль, төрле яшьтәге балаларга һәм төрле урыннарга туры килә.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International