Октябрь башында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү матур традициягә әверелде.
24 сентябрь көнне Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында «Алтын көз»дигән исем астында көз бәйрәме үткәрелде. Балалар өчен бу истә калырлык, шатлыклы һәм якты бәйрәм. Шулай ук әлеге бәйрәм аларга ел фасылы буларак көз турында күзаллауларны беркетергә дә ярдәм итә.
На региональной дороге, проходящая через д.Аккуль- Бигеней появились столбы электропередача и дороги станет освященными в темное время суток.
Бала һөнәр проекты буенча Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Сабанын иҗат йортында паспортлар, "Ак барс " банкында барслар-купюралар алып, Ветстанциядә ветеринар, Саба күптармаклы җитештерү предприятиесендә эколог, банкта банк хезмәткәрләре, Саба телерадиокомпанисендә алып баручы, журналист, тавыш операторлары хезмәте белән якыннан таныштылар.
21 сентябрь көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда "Урамда көз" дип исемләнгән мастер класс үтте.
"Бердәм Россия" партиясенең "Татарстан Республикасының 2021 елгы иң яхшы беренчел бүлекчәсе" конкурсында җиңеп чыгып, Сатыш авылында яңа балалар мәйданчыгы урнаштырылды.
Сатыш авыл җирлегендә Кросс Татарстана йөгерү ярышлары булып узды. Ярышта укучылар, учреждения хезмәткәрләре актив катнашты.
Сатыш авылы мәдәният йортының яңа бинасы территориясендә асфальт юл салынды.
Бездә күпләргә, бигрәк тә яшьләргә аз билгеле булган, туган ил хакына батырлыклар эшләгән каһарманнар да аз түгел. Шуларның берсе, Сатыш авылында гомер иткән Нәҗип Галиев Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәткән кеше. Ул - 4 сугышчан орден кавалеры. Сугыш тәмамланганда аның күкрәген "Александр Невский", беренче һәм икенче дәрәҗә " Бөек Ватан сугышы", "Кызыл Йолдыз" орденнары һәм 2 медаль бизәгән.
17 сентябрь көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда үткәрелгән "Батырлык һәм намус" дип исемләнгән чарада авылдашыбыз Нәҗип Галиевның тормыш юлы, аның сугышындагы батырлыклары белән укучыларны таныштырдык.
Сатыш авылында Саба урманчылыгы белән берлектә "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе узды.