Сатыш авылы музей- мәдрәсәсе "Изге эшләр эшләргә өйрәнегез" дип исемләнгән тематик әңгәмә узды. Әлеге чараның максаты: аңлау һәм бердәмлек, дуслык,ярдәм итү турында сөйләү; яхшылык, чын дуслыкны аерырга, кешеләргә аңларга һәм тоярга, аларга ярдәм итәргә өйрәтү.
7 сентябрь көнне Сатыш мәдәният йортында гражданнар җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы Минниханов Р.Н., Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р. һәм учреждения, оешма җитәкчеләре катнашты. Җыен соңгы 5 еллыкта район күләмендә башкарылган эшләр белән бәйле видеоязма карау белән башланып китте. Аннан соң авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Ф.Ф. җирлек күләмендә башкарылган эшләргә хисап ясады. Шулай ук алдагы 5 еллыкта хәл ителәсе мәсьәләләрне әйтеп узды. Җыенны район Башлыгы Минниханов Р.Н. йомгаклады, халык биргән сорауларга аңлатма биреп узды.
Сатыш авылында бишенче ел рәттән "Сатыш авыл җирлеге Кубогы-2021" турниры үткәрелде. Турнирда Саба һәм Теләче районнарыннан 6 команда катнашты.
24 август көнне "Ямьле Саба" проекты кысаларында Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә балалар белән "Ишан эзләреннән" дип исемләнгән туристик сәяхәт оештырылды.
21 август көнне Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре РФ Дәүләт флагы көненә багышланган «Россиянең бөек символлары» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр.
Сатыш авыл җирлеге башлыгы-Шәфигуллин Фаил Фахим улы "Закон территориясе" республика конкурсында "Авыл җирлеге территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен"номинациясендә II урын өчен Диплом белән бүләкләнде. Дипломны Татарстан Республикасы премьер-министры А.В. Песошин тапшырды.
15 август көнне Сатыш авыл мәдәният йорты, Бигәнәй авыл клубы һәм Мамалай авыл клубы хезмәткәрләре белән берлектә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Гармунлы авыл киче "дип исемләнгән концерт оештырылды. Концертта туган телгә, туган якка багышланган җырлар һәм биюләр башкарылды. Яшьләр гармун һәм гитара астында чыгыш ясады. Тамашачылар концерттан рухи ләззәт алдылар, катнашучыларны алкышларга күмделәр.
Пляж волейболы буенча "Бигәнәй" командасы Физкультурачылар көненә багышланган ярышларда 2 нче урынны яулады. Команданың составы: Минанхуҗина Алия - Фәрхуллина Камилә.
Сатыш авыл җирлеге командасы Физкультурачылар көненә багышланган спорт ярышларында катнашты.
Балачак - ул иң ваемсыз һәм бәхетле вакыт. Һәм һәркем бу гаҗәеп игелек һәм могҗизалар дөньясын озайтырга хыяллана. Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Мамалай авыл клубы территориясендә «Бәхетле балачак»дип исемләнгән балалар концерты узды. Концерт барышында яшь артистлар вокал, шигырьләр һәм бию номерлары белән чыгыш ясадылар. Бу көнне елмаюлар һәм яхшы кәеф күп булды. Чара ахырында барлык балаларга да татлы бүләкләр тапшырылды.