Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә Татарстан Республикасы көненә, ТАССРның 100 еллыгына,Саба районының 90 еллыгына, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Татарстан Республикасы» дип исемләнгән бәйрәм программасы үткәрелде.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш гомуми белем бирү мәктәбендә белем бәйрәме булып узды. 1 сыйныфка 9 укучы керде. Мәктәптә барлыгы 126 укучы белем алачак.
Сатыш авыл җирлегендә район башлыгы Минниханов Р.Н. катнашында гражданнар җыены булып узды.
22 август көнне Бигәнәй авылында авыл яшьләре призына ир-атлар командалары арасында волейбол буенча районара турнир узды. Турнирда Саба, Теләче, Кукмара, Әтнә районнарыннан 7 команда катнашты.
21 август көнне Мамалай авылында мини- футбол буенча "Мамалай авылы күчмә кубогы" ярышы үтте.
23 август көнне Мамалай авыл клубында «Россия флагы көне» дип исемләнгән балалар өчен мәгълүмати-танып-белү программасы булып узды.
16 август көнне Теләче районының Иске Җөри авылында ир - ат командалары арасында «Таллы күл» призына мини-футбол ярышлар узды. Сатыш авыл җирлегеннән 5 команда катнашты: Сатыш, Бигәнәй, Мамалай-1, Мамалай-2, Сатыш урта мәктәбе. Ярыш нәтиҗәләре буенча: 1 урын – «Җөри» командасы, 2 урын – «Сатыш» командасы, 3 урын - «Бигәнәй», 4 урын-«Мамалай-1»командасы.
20 нче август көнне Казанче Бигәнәй авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен «Без яши торган төбәк " дип исемләнгән викторина үткәрделәр.Чара ТАССРның 100 еллыгына,Саба районының 90 еллыгына багышланган иде. Чара барышында балалар туган як, бу җирдә яшәүче халык, районыбызның байлыгы турында кызыклы мәгълүмат белделәр. Балалар кызыксынып «Мин үз ягым турында нәрсә беләм»викторинасы сорауларына җавап бирделәр.Китап күргәзмәсе куелды. Балалар Саба районының яшәү урыны гына түгеллеген , төрле милләт, язмыш һәм характердагы кешеләрне бербөтен итеп берләштерүче уртак йорт булуын белделәр.
Ел саен 19 августта һәвәскәрләр һәм профессионаллар Бөтендөнья фотография көнен билгеләп үтә. Бәйрәм 2009 елда Австралия фотографы Корске Ара инициативасы белән гамәлгә куелган иде. Бу истәлекле көн уңаеннан Сатыш авылы мәдрәсәсе музее хезмәткәрләре балаларны фотограф һөнәре белән таныштырдылар.
12 август көнне Казанче Бигәнәй авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Ямьле Саба» проекты, ТАССРның 100 еллыгы, Саба районының 90 еллыгы уңаеннан балалар белән «Гаҗәеп үсемлекләр дөньясы»дип исемләнгән экологик экскурсия оештырдылар. Китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Оештыручылар балаларны урман үсемлекләре, агачлар белән таныштырдылар. Алар бик күп кызыклы фактлар белделәр,хайваннар,үсемлекләр, файдалы һәм зарарлы бөҗәкләр турында викторина сорауларына җавап бирделәр.