Сатыш авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими алып барыла. Чүп үләннәре чабыла.
Үткәргечләрдәге электр тогының көчәнеше түбән булу сәбәпле һәм Казанчы Бигәнәй авылы гражданнарының мөрәҗәгатьләре белән, «Средневолжсксельэлектросетьстрой " ААҖ оешмасы электр тапшыру баганаларын алмаштыру һәм чылбырлы кабельләр, яңа СТП урнаштыру буенча эшләр башкара.
Аккүл-Бигәнәй һәм Мамалай авылларында яңа мәгълүмати щитлар урнаштырылды.
Сатыш авылын төзекләндерү эшләре тулы куәтенә бара. Бүгенге көндә иске тротуарны яңасына алыштыру эше башланды.
Җәмгыятьтә үзизоляция шартларында күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итүнең мөһимлеге артты. Сатыш авыл җирлегенең «Мустафин А.И.»КФХ - "Каймак" АХКЭК күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итте, аларга үзендә җитештерелгән азык-төлек пакетлары өләште. Аңа зур рәхмәт белдерәбез.
Сатыш авыл җирлегендә өмәләр оештырылды. Шулай ук якын-тирә урман полосалары чистартылды.
Җиңү көненең 75-еллыгын каршылау уңаеннан, 25 Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары һәм тыл ветераннары район тарафыннан әзерләнгән бүләкләр кабул иттеләр.
9 май көнне, "Сезгә, кадерлеләребез" акциясе кысаларында, Аккүл- Бигәнәй авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнуллин Гыйлмулла абыйга Бөек Җиңү көне белән котлап бүләкләр тапшырылды.
9 май көнне Сатыш авыл җирлегендәге учреждение җитәкчеләре, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәйкәлләренә чәчәкләр куйдылар һәм һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Үз-үзеңне изоляцияләү режимында бер кешегә дә җиңел түгел. Шул уңайдан, "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" республика хәрәкәте, "Магнит" компаниясе белән берлектә, дүрт бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм йөзеннән хәйрия акциясе оештырды. Бу акция кысаларында, Сатыш авыл җирлегендә Хайруллиннар гаиләсенә азык-төлек җыелмасы тапшырылды.