ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Кояшкай" ял һәм сәламәтләндерү лагеры эшчәнлеген башлап җибәрде. Укучылар кызыклы уеннар, спорт ярышлары, уен-көлке, җыр-бию белән вакыт үткәнен сизми дә калалар, ашханәдәге тәмле ризык белән сәламәтләнү алалар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

23 декабрь көнне Сатыш авыл җирлеге башлыгы бүлмәсендә җирлек активы белән киңәшмә узды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Казанче Бигәнәй китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә “Ромашка” ясле-бакча балалары өчен “Мәрхәмәтлелек балачактан башлана” дип исемләнгән яхшылык сәгате үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

7
декабрь, 2019 ел
шимбә

Мамалай медпункты фельдшеры Гарипова Гүзәлия һәм мәдәният хезмәткәрләре Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган әңгәмә уздырдылар. .Спид проблемасына яшүсмерләрнең игътибарын җәлеп итү турында әңгәмәнең максаты, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм үз сәламәтлегеңә карата мөнәсәбәт формалаштыру.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлегенен Казанчы- Бигәнәй авылында туып үскән, 21 ел Саба районы Мәгариф бүлеген җитәкләгән, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Шамил Зиннур улы Зиннуровка багышланган искә алу кичәсе һәм “Син яшәдең, сөйдең, яшьнәдең!” китабын тәкъдим итү уздырылды. Китапның авторы - Алия Гайфуллина (Ш.З. Зиннуровның кызы). Кичәне оештырды Шамил Зиннурович Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе коллективы.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Мамалай авыл мәдәният йортында "Самавыр сәгатенә чакырабыз сезне" дип исемләнгән чәй табыны артында өлкәннәр өчен әзерләнгән татар халкының гореф-гадәтләренә һәм гореф-гадәтләренә багышланган чара булып узды. Чара барышында самавыр тавышы астында күңел һәм йөрәк җылысы торган сөйләшү алып барылды, әйтемнәр, табышмаклар, утырулар белән бәйле кызыклы тарихларны искә төшерделәр.
 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Мамалай авыл мәдәният йортында әниләр көне уңаеннан "Кадерле әниләр!" дип исемләнгән чара үтте. "Наза", "Голбану", "Керкеле", "Йозек салыш", "Кем артык" дигән конкурсларда, уеннарда әниләр  катнаштылар. Барлык музыкаль программа дәвамында әниләр турында иң җылы сүзләр,  яңгырады. Бәйрәм барысына да ошады.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

21
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Казанчы Бигәнәй авылы зираты янында эрозия һәм ишелү процесслары бару сәбәпле, "ПМК - Мелиорация" ҖЧҖ хезмәткәрләре су агымын турайту эшләрен төгәлли. Шулай ук Казанчы Бигәнәй зиратыннан алып Казанчы Бигәнәй авылына кадәр юлларны төзекләндерү эшләре бара. Ремонтлаучы юлларның озынлыгы-1050 м.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Ак калфак" түгәрәгенә йөрүчеләр белән "Үләннәрнең шифасы" дип исемләнгән әңгәмә оештырылды. Очрашу барышында сәламәтлек өчен файдалы булган үләннәрне дөрес итеп җыю, киптерү һәм файдалана белү турында тулырак мәгълүмат тупладылар. Күргәзмәгә куелган һәр үлән турында кычкача аңлатма бирелде. Чара барышында үлән чәе дә ясалды, һәр катнашучы үләннәрнең көндәлек томышта ничек кулланулары турында сөйләделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бигәнәй мәдәният йорты хезмәткәрләре Театр елы һәм әниләр көне уңаеннан, авыл халкы өчен, Кәрим Тинчурин исемендәге театрга Туфан Миңнуллинның «Төш»пьесасы буенча куелган спектакльгә экскурсия оештырдылар.Спектакльгә кадәр Татар дәүләт драма һәм комедия театры музеенда. К.Тинчурин театры музее мөдире Розалия Вәлиәхмәт кызы драматург Туфан Миңнуллин иҗаты белән таныштырды. Шулай ук әлеге чарага драматургның кызы Әлфия Миңнуллина да чакырылган иде. Әлеге чара тәмамланганнан соң, без залга спектакль карарга үттек.Тере музыка һәм күп кенә халык җырлары яңгыраган спектакльдә тормыш куйган күп кенә катлаулы сорауларга җаваплар эзләү бара.
Экскурсияне Кремль яр буе буйлап сәяхәт белән тәмамладылар.
 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International