Сатыш авыл җирлегендә татар көрәшен тагында күтәрү максатыннан Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары белән очрашу оештырылды. Очрашуда Саба районының көрәш буенча иң көчле тренерларының берсе Ермолаев Ильдар һәм Сатыш авыл егете, Россия Чемпионы Зарипов Ирек катнашты.
Фаил Шәфигуллинның жанр диапазоны: юмор һәм сатира, поэзия, лирик проза, балалар әсәрләре, публицистика кебек әсәрләрдән гыйбарәт. Шул уңайдан Сатыш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Ф. Шәфигуллинга багышланган "Елмайда да, уйлата да" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Китаплардан өзекләр һәм шигырьләр укылды. Язучының иҗаты беркемне дә битараф калдырмады.
15 ноябрь көнне Сатыш мәдәният йортында Саба район электр челтәре", ,«Энергосбыт», "РУПС" учреждениеләре хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән отчет-иҗат концерты булды . Матур һәм кызыклы концерт программасы, биюләр һәм җырлар берәүне дә битараф калдырмады.
Сатыш командасы узган сезонда мини - футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатында беренче лиганы отып, бу сезонда югары лигада уйный. 14 нче ноябрь көнне сезонның беренче уены Саба - арена командасы белән булды, кызганычка каршы, җиңелделәр. Калган уеннарда уңышлар телибез!
"Саба таннары"газетасы призына ир-атлар арасында көрәш буенча ярышта Сатыш авыл җирлеге көрәшчеләре лаеклы чыгыш ясадылар һәм призлы урыннар алдылар.
Гәрәев Салават-75 килограммга кадәр 1 урын
Зарипов Ирек-70 кг кадәр 1 урын
Билалов Артур-60 кг кадәр 1 урын
Сатыш авылы "Кояшкай" балалар бакчасында, балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен камилләштерү максатыннан, юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт оештырылды.
Сатыш авыл җирлеге 9 ноябрь көнне Казан шәһәрендә узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.
Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе "Тату сыйныф серләре" дип исемләнгән конкурста актив катнашып грамотага ия булды.
Сатыш авылы "Кояшкай" балалар бакчасында балаларда матурлыкны күрә һәм аны саклый белү сыйфаты, зәвыклылык тәрбияләү, күзаллау, фикер йөртү сәләтен үстерү максатыннан сөйләм үстерү шөгылендә киемнәрне татар орнаментлары белән бизәү оештырылды.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә Мостай Кәримгә багышланган портрет- кичә үткәрелде.Кичәдә аның тормышы һәм иҗаты яктыртылды, әсәрләреннән өзекләр укылды,шигырьләре сөйләнелде.