ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2020 ел
шимбә

7 февраль көнне Сатыш авыл җирлегендә "Россия чаңгы юлы - 2020" - "Татарстан чаңгы юлы-2020" массакүләм ярышлары булып узды . Чара йомгаклары буенча җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

7
февраль, 2020 ел
җомга

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Сатыш авыл китапханәсендә "Ак калфак" түгәрәгенә йөрүче ханымнар өчен "Туган авылым Сатыш"дип исемләнгән түгәрәк өстәл, әңгәмә үткәрелде. Һәр кешенең үз гомерендә туган, балачагын һәм яшьлеген үткәргән, әти – әнисе, әбиләре һәм бабалары, иң якыннары һәм кадерле кешеләре яшәгән  урыннар бар.  Шуларны истә тотып, туган авылыбызның тарихы һәм матурлыгы, Сатыш авылыннан чыккан күренекле шәхесләр һәм истәлекле урыннар турында сөйләнелде. Шулай ук авылыбызның имамы, Алмаз Галимҗанов та бу очрашуга чакырылган иде. Ул мәчетнең авыл тормышында роле турында сөйләде, катнашучыларны борчыган сорауларга җавап бирде. Бүгенге көндә ислам диненең роле һәм кешенең рухи халәте турында фикерләр дә алышынды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге ТАССРга 100 ел

6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

4 февраль көнне  "Саба" ҖЧҖ  Сатыш бүлекчәсенең еллык отчет җыелышы узды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

4 февраль көнне Сатыш авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

25
гыйнвар, 2020 ел
шимбә

Сатыш авылы мәчетендә, балалар, урта һәм олы яшьтәге хатын-кызлар өчен Ислам дине нигезләре буенча дәресләр оештырыла. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Быел – 2020 нче елда ТАССР оешуга 100 ел булуы билгеләп үтелә. Шул уңайдан 22 нче гыйнвар көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “Минем Татарстаным” дип исемләнгән викторина үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

17 нче январь көнне Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә 2004-2005 елгы, 2006 елдан яшьрәк яшүсмерләр арасында  татарча көрәш буенча ярыш үтте. Ярышта Саба һәм Теләче районыннан барлыгы 100дән артык яшь көрәшчеләр катнашты. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

15
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

14 гыйнвар көнне Бигәнәй мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, Иске Яңа елга багышланган "Раштуа киче" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

12 гыйнвар көнне Сатыш мәдәният йортында, китапханәче белән берлектә, "Яңа елның ак кары" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Чарада күңелле уеннар оештырылды һәм барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды. Чараның ахырында дискотека булды,барысы да матур музыка астында рәхәтләнеп биеделәр һәм ял иттеләр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Бигәнәй мәдәният йортында 2019  елның 28 декабреннән алып 2020 елның 8  гыйнварына кадәр балалар өчен төрле күңел ачу чаралары үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International