Саба муниципаль районы чемпионатында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре ир-ат һәм хатын-кызлар командалары ярышында Сатыш авыл җирлегеннән "Бигеней"командасы катнаша.Шулай ук, Саба муниципаль районы чемпионатында Сатыш авыл җирлегеннән "Сатыш" командасы катнаша.
Гражданнарның үзара салым акчасына Сатыш авыл җирлегендә юлланы ремонтлау эше бара. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды. Бүгенге көндә 305 м юл җәелде.
Район Сабан туенда Сатыш авыл җирлеге көрәшчеләре милли көрәш буенча лаеклы чыгыш ясадылар һәм призлы урыннар алдылар.
Гәрәев Салават-1 урын 75 килограммга кадәр
Зарипов Ирек-75 кг кадәр 2 урын
Билалов Артур-60 кг кадәр 1 урын
Гәрәев Фәнис-65 килограммга кадәр 2 урын
Зарипов Адель-1 урын 45 кг
Гарипов Язнур-75 килограммнан артык 2 урын.
Сатыш авылы мәчете имам- хатыйбы Алмаз хәзрәт Галимҗанов Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе укучыларына Ислам дине хакында сөйләде һәм укучыларның сорауларына җавап бирде.
Сатыш авыл җирлеге территориясендә урнашкан барлык янгын гидрантларын МЧС хезмәткәрләре белән берлектә тикшерү үткәрелде. Барлык янгын гидранты эшли.
Саба аграр көллияте студентлары Сатыш авыл җирлеге территориясендә үлән чабалар.
Саба муниципаль районы чемпионатында Сатыш авыл җирлегеннән "Сатыш" командасы катнаша. Беренче уенда «Сатыш» командасы «Лесхоз» командасы белән очраштып 2-1 исәбе белән җиңде.
Сатыш авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Бәйрәм мәйданында төрле кызыклы уеннар үткәрелде. Концерт программасы белән Булат һәм Дилә Нигматуллиналар чыгыш ясады.
25 май көнне Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте. Быел мәктәпне 11 сыйныфтан 10 бала, 9 сыйныфтан 14 бала тәмамлыячак.
25 май көнне ООО "Саба" Сатыш бүлекчәсе Сатыш авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен ифтар оештырды. Бәйрәмне оештыручы Саубанов Фәрхәт Корбангали улына рәхмәтебезне белдерәбез