24 май көнне Саба район мәдәният йортында "Саба Тукайны укый"дип исемләнгән VII Бөтендөнья әдәби марафон һәм әдәби марафон катнашучыларын хөрмәтләү тантанасы булып узды. Марафонда Сатыш авыл җирлегенең китап сөючеләр катнашты һәм диплом белән бүләкләнде. Марафонда шулай ук Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Фаил Фәхим улы да катнашты.
18-19 май көннәрендә Халыкара музейлар көне уңаеннан Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда «Музейлар төне – 2019» акциясе үткәрелде. Авыл халкында сакланган төрле көнкүреш әйберләре һәм инструментлар күргәзмәсе оештырылды. Көндезге сәгатьләрдә «минем динем – Ислам» дигән чара үткәрелде, анда Сатыш авылының элеккеге имамы Габделәхәт Шакир улы Шакиров укучыларга мәчет, Ислам халкының гореф-гадәтләре турында сөйләде. Кичке сәгатьләрдә Ислам мәдрәсәләре һәм бүгенге көндә яшәп килгән уку йортлары турында презентация һәм лекция оештырылган иде.
18 май көнне район мәдәният йортында " Ел гаиләсе 2019» конкурсынын йомгаклау этабы булып узды. Сатыш авылыннан Мансуровлар гаиләсе катнашып, «Ин актив гаилә» исеменә лаек булды.
Балтачның ООО "МДСУ-1" хезмәткәрләре "ТР җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларында юл эшләре" программасы буенча Сатыш авылы Суворов урамында юл ремонтлыйлар. Ремонтланучы юлның озынлыгы-480 м.
17 май көнне Мамалай авылында Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Фаил Фәхим улы катнашында гражданнар җыены булып узды. Җыен барышында катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
15 май - Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. «Халыкара гаилә көне» халык игътибарын гаилә проблемаларына җәлеп итү максатыннан оештырылган. Бу бәйрәм хөрмәтенә 15 май көнне Сатыш китапханәсендә һәм Сатыш музей мәдрәсәдә балалар өчен рәсем конкурсы үткәрелде.
Бәйрәм көннәрендә Сатыш авыл җирлегенең барлык мәдәният йортларында тыл һәм сугыш хезмәтчәннәре өчен ифтар ашлары оештырылды. Ифтар ашларынның спонсорлары: "Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Сатыш бүлекчәсе , КФХ Насыйбуллин М. Н., КФХ Мостафин А. И., ИП Таипов И. Б. Әлеге чараның спонсорларына рәхмәтебезне белдерәбез.
8 май көнне Сатыш авылында Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан митинглар үткәрелде. Бәйрәмдә Сатыш авыл җирлегеннән Саба районы депутаты Бикмухаметов З.М., Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Ф.Ф. , ООО Саба Сатыш Сатыш җәмгыяте җитәкчесе Сәүбанов Ф.Г. Г. ветераннарны котладылар. Балалар авыр сугыш еллары һәм Бөек Җиңү турында шигырьләр сөйләделәр, сугышта һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәлләргә чәчәкләр куелды.Мәдәният йорты һәм Сатыш урта мәктәбе белән берлектә тематик концерт оештырылды. Шул ук вакытта тыл ветераннарына, сугышта катнашучыларның тол хатыннарына котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.
Сатыш мәдәният йортында китапханәче белән берлектә "Тукай безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән әдәби - интеллектуаль кичә үткәрелде. Әлеге кичәдә Алмаз хәзрәт Галимҗанов, мәдрәсә -музей мөдире Фәнил Хадиев һәм мәдәният йортына йөрүче узешчәннәр катнашты.
27 апрель көнне Сатыш авыл җирлеге Казан шәһәренең Агросәнәгать паркында узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.