27 апрель көнне Сатыш авыл җирлеге Казан шәһәренең Агросәнәгать паркында узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.
27 нче апрельдә, Татарстан күләмендә үткән "Урман утырту көне" акциясе кысаларында, Сатыш авыл җирлеге территориясендә чыршы, миләш, юкә, карагай һәм җиләк-җимеш агач һәм куаклары үсентеләре утыртылды. Акциядә җирлегебезнең барлык бюджет оешмалары, мәктәп укучылыры, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашты.
Сатыш мәдәният йортында яшьләр Сатыш мәчете мулласы Галимҗанов Алмаз Хәйдәр улы белән очрашты. Очрашу барышында дин буенча кызыксындырган сораулар бирелде.
2019 елның 20 апрелендә тыл һәм хезмәт ветераны Галимҗанов Хәкимҗан Исмәгыйль улына 90 яшь тулды. Юбилярны котларга һәм аңа ныклы сәламәтлек теләргә Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р. Р. Закирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе М. М. Хуҗин, "Саба" ҖЧҖ җитәкчесе Ф. К. Сәүбанов һәм Сатыш авыл җирлеге башлыгы Ф. Ф. Шафигуллин катнаштылар.
Берничә ай дәвамында һәр якшәмбедә Сатыш мәчетендә балалар өчен дини дәресләр үткәрелде. 21 апрельдә йомгаклау дәресе булды. Соңгы дәрестә укучыларның әти-әниләре катнашты. Укудан соң укучылар грамота белән бүләкләнде. Дәресләрне Казан ислам университеты студентлары үткәрде.
Саба муниципаль районы чемпионатында авыл җирлекләренең волейбол буенча ир-атлар командалары арасында "БИГӘНӘЙ" командасы 1 нче урынны алды. Турнирның иң яхшы уенчысы-Зиннатов Разил (Бигәнәй). Котлыйбыз!
Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тол хатыннар Җиңү көненең 74 еллыгын каршылау уңаеннан Республика тарафыннан әзерләнгән бүләкләр кабул иттеләр. Бүләкләрне Саба аграр көллияте директор урынбасары Якупов Р.Р. һәм Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Ф.Ф. тапшырдылар.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Сатыш авыл җирлегенең барлык оешмаларында территорияләрне чистарту буенча өмә оештырылды.
Сатыш авылында яз килү белән территорияне төзекләндерү буенча актив эшләр башланды. Бүгенге көндә элеккеге һәйкәлнең җир участогында куак агачларны чистарту һәм кисү эшләре бара.
Саба муниципаль районының ир-ат командалары арасында волейбол буенча чемпионатында Сатыш авыл җирлегеннән Сатыш һәм Бигәнәй командалары катнаша. Кичәге уен нәтиҗәләре буенча Сатыш һәм Бигәнәй командасы үз группаларыннан чыктылар. Котлыйбыз.