ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2019 ел
чәршәмбе

23 март көнне Сатыш авыл җирлегенең барлык мәдәният йортларында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.  Авыл халкы һәм кунаклар төрле спорт уеннарында катнаштылар, кайнар чәй, коймак һәм ботка белән сыйландылар - болар барысы да бәйрәм атмосферасы һәм җыелганнарның яхшы кәефен тудырды. Шулай ук җирлектә яшәүчеләр арасында ир-атлар арасында волейбол ярышы үткәрелде. Волейболда 6 команда катнашты. 1 урынны Бигеней командасы яулады.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

20
март, 2019 ел
чәршәмбе

17 март көнне чаңгы һәм волейбол буенча Сатыш авыл җирлеге командасы Эзмә авыл җирлегендә булып узган спартакиадада актив катнашты.

Шарифуллина Галия һәм Султанов Ирек чаңгы буенча икенче урынны алуга ирештеләр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

13
март, 2019 ел
чәршәмбе

Сатыш мәдәният йорты китапханә белән берлектә "Без әнинең елмаюыннан җылынабыз" дип исемләнгән бәйрәм концерты оештырылды. Һәр чыгыш тамашачы алкышларына күмелде.  Җырлар, биюләр, үзешчәннәрнең матур чыгышлары тамашачыларда уңай тәэсир калдырды. Сатыш авыл җирлеге башлыгы барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады һәм җыр башкарды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

11
март, 2019 ел
дүшәмбе

10 март көнне 2019 нче елның Сатыш авыл җирлегендә 62 нче тапкыр традицион кышкы спартакиада булды. Ярышны ачу тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирзянов Р.Р. Саба мунипиаль районы башкарма комитетының аппарат җитәкчесе- Каримов М.Р. һәм спонсорлар катнашты. Бәйгенең спонсорлары: ООО «Саба» Сатышево бүлекчәсе- Саубанов Фархат Курбангалиевич, Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры урынбасары- Хаҗипов Нәҗип Нәкыйпов; КФХ «Насибуллин Марат Нагимуллович», КФХ «Мустафин Айнур Ибрахимович», Сатыш авылы башкарма комитеты, Сатыш яшьләре, ООО “Корсинский МТС”,  КФХ Садиков Мухаматнур  һәм шәхси эшмәкәрләр: ООО  «Айракс» Локманов Аглям Тависович, Байтурин Руслан, Сабиров Ринат, Зарипов Марсель, Ахметшин Ирек, Хасанов Раис,  Таипов Ильгиз, Саетов Флорид, Хазиев Рифнур. Ярышта 250дән артык спортсменнар катнашты. Волейбол ярышында Саба, Кукмара, Теләче, Әтнә районнарыннан 19 команда катнашты: Сатыш- 1; Сатыш-2; Бигеней; Админстрация; МВД; Тимершик; Лесхоз; Курсабаш-1; Курсабаш-2; Симет; Юлбат-1; Юлбат-2;, Лесной (Теләче); Узяк (Теләче), Зур Сардек (Кукмара); Степан Разин (Кукмара); Алан (Арча); Шахтер (Әтнә); Күнгәр (Әтнә).

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

6
март, 2019 ел
чәршәмбе

3 март көнне Иштуган мәдәният йортында, Сатыш авыл җирлеге үзешчәннәре катнашында  иҗат-отчет концерты булып узды. Әлеге концертта авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре, бюджет оешмалары, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, өлкән буын вәкилләре бик актив каташтылар. Барлык катнашучыларга, оештыручыларга зур рәхмәт!

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Хөрмәтле спорт сөючеләр! Сезне 10 март көнне Сатыш авыл җирлегенең кышкы спартакиадасына чакырабыз. Башлана: 9.30. 

  

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

27
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Сатыш авыл җирлегенең барлык бюджет учреждениеләрендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар оештырылды. 22 февраль көнне Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Аҗаган" хәрби-патриотик уены үткәрелде. 23 февраль көнне Мамалай авыл клубында Ватанны саклаучылар көненә багышланган " Ил сагында!" дигән чара үткәрелде. 23 февраль көнне Бигәнәй мәдәният йортында «Уйнагыз, гармуннар» дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрелде . 25 февраль көнне Сатыш мәдәният йортында район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт булып узды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Сатыш авылында яшәүче Хәҗипов Хәлим Мөхәммәтнәкыйп улы чиста токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнә башлады. Ул үз хуҗалыгы өчен татар токымлы ат сатып алды. Бу яңадан торгызылган борынгы токым- түбән буйлы булуы белән аерылып тора, ләкин аз күләмдә азык кулланганда физик көчкә һәм чыдамлыкка ия. Хаҗиповка Х. М.  уңышлар телибез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

8 февраль көнне Сатыш авыл җирлегендә "Россия  чаңгы юллары - 2018" һәм "Татарстан чаңгы юллары 2019" дип исемләнгән ярышы үткәрелде. Мәдәният йортлары, балалар бакчалары, мәктәп хезмәткәрләре, җитәкчеләр бу ярышта бик теләп катнаштылар. Иң яхшыларына акчалата бүләк тапшырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

1 февраль көнне Саба муниципаль районының Байлар Сабасы зонасының беренче лига хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча чемпионаты тәмамланды. Чемпионат нәтиҗәләре буенча беренче урынны Сатыш командасы алды.Иң яхшы капкачы номинациясендә Гыйльметдинов Динар- Сатыш командасы бүләкләнде. Егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез! Шулай ук Сатыш авыл җирлеге спортчылары Сафин И. А. истәлегенә багышланган "Көрәш" ярышында катнаштылар. 65 кг кадәр үлчәүдә Гараев Фәнис (Мамалай) 2 урын яулады. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International