ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Шытсу авылында аренда йорты төзелеше бара. Эшне "ПМК - 159" ҖЧҖ оешмасы башкара.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге окс

Югары Шытсу авылыннан Хайруллиннар гаиләсе йорт биләмәләрен Яңа ел бәйрәме уңаеннан бик матур итеп бизәгәннәр. Бөтен җирдә утлар яна, кардан күп итеп сыннар ясалган, матур итеп чыршы бизәлгән. Тырышлыклары өчен зур рәхмәт аларга!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

6
декабрь, 2024 ел
җомга

Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары, Югары Шытсу мәдәният йортында булып, музыка уен кораллары белән якыннан таныштылар. Мәдәният хезмәткәрләре коралларның көй чыгару тәртибен аңлаттылар һәм балаларның кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

5
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген 5 декабрь волонтерлар көне билгеләп үтелә. Түбән Шытсу авыл җирлегендә әлеге юнәлеш буенча җаны-тәне белән янып, эшләп йөрүчеләребез бар. Югары Шытсу авылыннан Мөхетдинова Сария апаны аеруча билгеләп үтәсебез килә. Махсус хәрби операция башланганнан соң ул солдатларга ярдәм итү эшенә алынды. Бик күп күләмдә җылы йон носкилар, урын җир кирәк яраклары, мендәрләр, эчке киемнәр текте һәм бүгенге көндә дә дәвам итә. Әзер материалларны район штабына тормыш иптәше белән алып менеп тапшырып тора. Сария апага сәламәтлек, башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәбез һәм бүгенге бәйрәм белән котлыйбыз!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Билгесез Солдат көне-Россиядә ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Дата ил территориясендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә булдырылган. Бу көн уңаеннан Югары Шытсу китапханәсендә патриотик сәгать узды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу авыл китапханәсендә тәмәке тартуга каршы көрәш көне уңаеннан "Куркыныч шөгыль" исеме астында профилактик дәрес булып узды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу китапханәсендә Бөтендөнья балалар көне уңаеннан дәрес булып узды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу балалар бакчасында, китапханә белән берлектә, "Яхшылыкны түгәрәк буенча бир"дигән уен программасы үтте. Тәрбияләнүчеләргә бу уен бик ошады.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

2
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Түбән Шытсу авылында дәүләт программасы нигезендә йортлар төзелеше төгәлләнеп килә.  Эшне ООО "ПМК 159" оешмасы башкара. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ункөнлеге уңаеннан, Түбән Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре Габдрахманова Рузия Салих кызының хәлләрен белеп, бәйрәм уңаеннан концерт программасын куйдылар. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International