Халыкара гаилә көне ел саен 15 майда билгеләп үтелә. Рәсми символ-йорт түбәсе астындагы йөрәкне хәтерләткән кызыл элементлы яшел түгәрәк. Сурәт бәйрәм фәлсәфәсен чагылдыра: мәхәббәт һәм үзара хөрмәт хөкем сөргән гаилә җәмгыятьнең үзәге булып тора, теләсә кайсы статустагы һәм яшьтәге кешегә ярдәм итәргә сәләтле. Төп максат - җәмгыятьнең база ячейкасы буларак гаиләнең әһәмиятен искә төшерү һәм аны яклауда дәүләт сәясәте кирәклеген ассызыклау. Бу көн уңаеннан Югары Шытсу авыл мәдәният йортында балалар катнашында концерт булды. Бәйрәм-концерт искиткеч булды. Балалар аларны бик яхшы башкардылар. Алар үзләрен чын артистлар итеп күрсәттеләр.
Түбән Шытсу авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан бәйрәм концерты булып узды. Чарада балалар, мәдәният хезмәткәрләре актив катнаштылар. Бәйрәм белән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н. һәм җирлек башлыгы котладылар. Ахырдан ветераннар өчен чәй эчү оештырылды.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәрен, ветераннарны район башлыгы Минниханов Р.Н. исеменнән котлау оештырылды. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнетдинова Л.Н. һәм җирлек башлыгы котлау открыткаларын, бүләкләр тапшырдылар.
Түбән шытсы авыл җирлеге Байлар Сабасы бистәсендә "Урал" мотоциклы белән Җиңү Парадында катнашты. Җиңү парады-Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган тантаналы хәрби парад. Бу совет халкының батырлыгы, батырлыгы, рух көче һәм бердәмлек символы.
2 май көнне Елыш авылы зиратныда өмә үткәерлде. Авыл халкы, кайткан кунаклар актив катнаштылар. Өмәдә катнашучылар тирә-якны коры-сарыдан, коелган яфраклардан һәм кыш буе җыелган башка чүп-чардан чистарттылар. Авыл зиратын тәртипкә китерү өчен күп көч кирәк булды. Катнашучыларга рәхмәт белдерәбез!
1 май көнне Югары Шытсу мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт итүчеләрне бәйрәм белән котладылар. Аларның эш урыннарына барып, хезмәткәрләрне ял иттерделәр, җыр-бию бүләк иттеләр һәм изге теләкләрен җиткерделәр. Хазмәтчәннәргә җаваплы чорда уңышлар телибез!
Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел 2026 елның 26 апрелендә билгеләп үтелде. Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) — татар милли поэзиясенә нигез салучы, милли әдәбият классигы, публицист, әдәби тәнкыйтьче. Бу көн уңаеннан Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән чара үткәрделәр. Балалар бөек шагыйрьнең шигырьләрен яратып сөйләделәр. Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеклелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди.
Югары Шытсуда зират янәшәсендә чүп контейнеры куелды. Зират янында чүп контейнерлары булу-территорияләрне чиста тоту һәм санитария нормаларын үтәү өчен уңайлы чара. Каберләрне җыештырганда хасил булган чүп-чарны (коелган яфраклар, ботаклар, кулланылган савытлар, чәчәк савытлары һ.б.) кешеләр бернинди проблемаларсыз үтилләштерә алалар. Шуны истә тотарга кирәк: зират яки аның янындагы территориядә чүп-чар җыю тыелган һәм административ җаваплылыкка китерергә мөмкин.
22 апрель көнне иҗат үзәгендә "Оста-Саба" район чемпионаты үткәрелде. Медицина юнәлеше буенча үткәрелгән конкурста 8-11 сыйныф укучылары арасында Т.Шытсу төп мәктәбе укучысы Мөхетдинова Язилә 3 нче урынга лаек булды. Җитәкчесе Мусина Җәүһәрия. Котлыйбыз!
Чисталык икеайлыгы кысаларында Түбән Шытсу авылында өмә үткәерлде. Өмәдә актив катнашканнары өчен мәктәп укучыларына һәм сыйныф җитәкчеләренә рәхмәт белдерәбез!