Агымдагы елның 26 мартында "Шытсу АХП" ҖЧҖендә үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын техник карау узды. Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Саба районы буенча бүлек башлыгы Х.Х. Нәзиров тарафыннан кешеләрнең тормышы, сәламәтлеге һәм мөлкәте өчен куркынычсызлыкны тәэмин итү, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә машиналарны һәм җиһазларны техник карау һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәү кагыйдәләре, таләпләре турында аңлатмалар бирелде. Чараның практик өлешендә катнашучылар тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән техниканы карадылар.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә су агымы торбалары кардан һәм боздан чистартылды. Әлеге эшләр язгы ташуга әзерлек кысаларында башкарылды. Язгы чорны исән-имин каршылыйк.
Югары Шытсу мәдәният йортында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм чарсында балалар, яшьләр, гомумән авыл халкы актив катнашты. Катнашучыларга кызыклы уеннар, концерт программасы тәкъдим ителде. Бәйрәм ахырында мул табын артында, кайнар боткадан авыз ителде.
Бүген Түбән Шытсу мәктәбенең 7-9 класс укучылары «Казан медицина көллияте»нең 4 курс студенты, Русалина Гомәрова белән очраштылар.
Ул үзенең юлы, һөнәр сайлау һәм көллияттә уку үзенчәлекләре турында сөйләде. Балалар аны кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр һәм файдалы киңәшләр алдылар.
Безнең мәктәпне тәмамлаучыларның тәҗрибә уртаклашу, хәзерге укучыларны булачак һөнәр сайларга дәртләндерү өчен кире кайтуларын күрү аеруча күңелле.
Русалинага алга таба да уңышлар һәм яңа казанышлар телибез!
18 март көнне гомуми белем мәктәпләре укучылары арасында «Столярное дело» компетенциясе буенча «Оста-Саба» район чемпионаты узды. Яшь талантларны ачыклау һәм эшче һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән бу вакыйга агач белән эшләү сәнгате белән мавыгучы укучыларны җыйды. Чемпионат ике яшь категориясендә узды, бу һәр катнашучыга үзенең әзерлек дәрәҗәсенә туры килә торган күнекмәләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде. 5-7 сыйныф укучылары арасында Түбән Шытсу мәктәбе укучысы Гомәров Әскар 2 урынны яулады. Котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!
Иске Икшермә авылында, 8 март бәйрәменә багышланган хатын-кыз командалар арасында волейбол ярышы булып узды. "Шытсу" командасы уңышлы чыгыш ясап 3 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!
Түбән Шытсу төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары өчен "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуль уены булып узды. Уен берничә раундтан торды, аларның һәрберсендә катнашучыларга рус һәм чит ил әдәбияты әсәрләре, язучыларның биографияләре һәм тарихи фактлар белән бәйле сораулар тәкъдим ителде. Барлык катнашучылар да бик тырыштылар.
Югары Шытсу мәдәният йорты һәм китапханә авыл яшләре белән берлектә Нәүрүз бәйрәменә әзерләнә башладылар. Нәүрүз-бәйрәм – бу төрки халыкларның борыңгы бәйрәме дип билгеләп үтелә. Ул язгы көн һәм төн тигезлеге. Бәйрәм яз җиткәч билгеләп үтелә. 14 мартта авыл балалары һәм яшьләре урамга чыгып, өйдән өйгә йореп хәр йорт хуҗаларын бәйрәм белән котлап, аларга именлек байлык теләделәр, ә йөрт хуҗалары баларга татлы ризыклар, төрле ярма бирделәр. Нәүрүз бәйрәме 20 мартка планлаштырыла.
Югары Шытсу мәдәният йортында 8 март бәйрәме уңаеннан чара үткәрелде. Әлеге чарага уллары махсус хәрби опреациядә катнашучы әниләр, авыл хуҗалыгы тармагында эшләп бүгенге көндә лаеклы ялда булучылар чакырылды. Концерт программасы бай эчтәлекле итеп оештырылган иде.
Т.Шытсу төп мәктәбендә 5-9 сыйныф укучылары өчен «Аҗаган» хәрби-спорт уены узды. "Аҗаган" -укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү чараларының берсе, ул балаларга хисләр өермәсе бүләк итә һәм башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләрен формалаштыра.