ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Түбән Шытсуда арендалы торак төзелеше башланды. ПМК-159 ҖЧҖ фундамент эшләрен башлады.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу авыл җирлегендә чүп үләннәрен чабу эше башкарылды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Түбән Шытсу төп мәктәбе ныклап әзерләнгән күргәзмә тәкъдим итте. Күргзәмәдә шулай ук Мөхетдиновлар гаиләсенең кул эшләнмәләре, ирешкән уңышлары күрсәтелде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

25
август, 2024 ел
якшәмбе

Югары Шытсу авылыннан Хайруллиннар гаиләсе үз биләмәләрен кышкы чорда кар сыннары белән бизәсәләр, җәйге чорда матур чәкәкләргә күмәләр. Бик тырыш һәм булдыклы гаилә. Җирлек һәм район күләмендә үткәрелгән конкурсларда актив катнашалар. Бу елны да алар "Чәчәкле Саба" конкурсында катнашырга теләк белдерделәр. Уңышлар телибез!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

23
август, 2024 ел
җомга

Елыш авылы зиратында үзара салым хисабына агач кисү эше бара. Эшне «ТрансАгроКорм» оешмасы башкара.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

21
август, 2024 ел
чәршәмбе

Югары Шытсу авыл китапханәсендә шагыйрьнең 65 еллыгына багышланган "Газинур Морат - серле каләм иясе" исемле әдәби сәгать үткәрелде. Авыл яшьләре актив катнаштылар, шагыйрьнең иҗаты белән таныштылар, әдәби әсәрләрдән өзекләр укыдылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу китапханәсендә якташ язучылар иҗатына багышланган чара үткәрелде. Балалар танылган якташ язучылар иҗаты белән таныштылар, язмаларыннан өзекләр укыдылар.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу авыл китапханәсендә викторина үткәрелде. Балалар бик теләп, кызыксынып биремнәрне эшләделәр.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу авылында дәүләт программасы нигезендә йортлар төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә эчке эшләр алып барыла. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

20
август, 2024 ел
сишәмбе

Түбән Шытсу авылында агач электр баганалары яңага алыштырыла. Барлыгы 25 штук бетон баганалар куелачак. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International