Югары Шытсу авылыннан Шарифуллиннар гаиләсе Болгар шәһәрендә булып узган фестивальдә катнашып, лаурет дипломына ия булдылар. Котлыйбыз!
Түбән Шытсу мәктәп территориясе матур чәчәкләр белән бизәлгән. Бакчада төрлек чәчәкләр утыртылган. Әлеге эш зур тырышлык сорый.
Югары Шытсу авылында дәүләт программасы нигезендә иске ДРЛ лампалар урынына яңа светодиод урам яктыртычлары куелды.
Түбән Шытсу авылы мәчетендә ремонт эшләре башкарылды. Түбә калаен алыштыру эшендә авыл халкы һәм иганәчеләр зур ярдәм күрсәтте.
Югары Шытсу мәдәният йортында балалар катнашында концерт булып узды. Балалар әлеге чарада бик теләп катнаштылар. Тамашачылар балаларның чыгышларын кайнар алкышларга күмделәр.
Югары Шытсу авылында физкультурачылар көненә багышланган футбол турниры булып узды. Ярышта барлыгы 8 команда катнашты. Җиңүчеләр акчалата бүләккә ия булдылар. Ярышның иганәчеләре: ООО "Торг", ИП "Нуриева".
Түбән Шытсуда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы буенча торак йорт төзү дәвам итә. Бүгенге көндә "ПМК 159"ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан эчке эшләр алып барыла.
Югары Шытсу авыл зираты чүп үләнәреннән арындырылды. Өмәдә авыл халкы бердәм рәвештә катнашты.
Елыш авылында урам концерты булып узды. Балалар катнашында узган концерт тамашачыларга бик ошады. Балалар бик теләп катнаштылар, җырлап һәм биеп күңел ачтылар.
Кичә Байлар Сабасы бистәсендә "ТурникMan - 2024" тартылу буенча ярышлар узды. Ярышлар икенче ел рәттән уздырыла. Баш оештыручы Азат Вәлиуллин һәм турнирның иганәчеләре. Барлыгы 66 кеше катнашты. Иң яшь катнашучы - 5 яшь, иң өлкәне 59 яшь. Йөк белән максималь күтәрелеш 62,5 кг булган. 42 тапкыр максималь тартылу. Катнашучылар арасында Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы да бар иде, ул үзенең яңартылган категориясендә 2 нче урынны алды.