"Шытсу" ҖЧҖ территориясендә җәйге чорда чисталыкка, матрулыкка зур игътибар бирелә. Төп эшне башкарудан тыш хезмәткәрләр чәчәк утыртып ферма территорияләренә ямь өстиләр.
Бүген Түбән Шытсу авылында үзара салым хисабына юл ремонты башланды. Ремонт күләме 3305 кв.м тәшкил итә. Эшне "Рамазан" ҖЧҖ оешмасы башкара.
Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкы өчен районның тарихи урыннары буйлап экскурсия оештырдылар. "Калатау серләре" исемле туристлык маршруты барысына да бик ошады. Кунаклар-балалар һәм аларның әти-әниләре экскурсиядән канәгать калдылар, оештыручыларга рәхмәт белдерделәр һәм әлеге маршрутка тагын бер кат барырга теләк белдерделәр.
20 июль көнне Елыш авылында балалар Сабантуе булып узды. Елыш авыл клубы тырышлыгы белән үткәрелгән бәйрәм оешкан төстә барды. Программада традицион уеннардан тыш, яңа кызыклы уеннар да кертелгән иде. Балалар белән берлектә олыларда уеннарда актив катнаштылар. Бәйрәм җыр бию, күңелле аралашулар белән үрелеп алып барылды. Барлык катнашучылар бүләкләргә ия булдылар.
"Шытсу АХП "ҖЧҖ" Агроволга "халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында"Агроволга гүзәле" сөтчелек юнәлешендә эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча III республика конкурсында сөт юнәлешендәге күрсәткечләр номинациясендә диплом белән бүләкләнде.
Югары Шытсу авыл китапханәсендә "Ромашка-бәйрәм символы" дигән мастер - класс узды. Балалар үз куллары белән кәгазьдән ромашка ясадылар. Бик кызыклы һәм файдалы булды.
Югары Шытсу китапханәсендә балалар өчен чыгарылган журналлар белән танышу чарасы үткәрелде. Балалар бик теләп катнаштылар, яңа журналлар белән таныштылар.
16 июль көнне Югары Шытсу авылында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан саф һавада кино карау мөмкинлеге булдырылды. Авыл халкы, кайткан кунаклар бик теләп киноны карадылар, аралыштылар, ял иттеләр.
Укучыларның җәйге ялын, сәламәтлеген һәм мәшгульлеген тәэмин итү максатыннан Түбән Шытсу төп мәктәбе каршында ял һәм хезмәт лагере эшләде. Ял итүче укучылар белән эш махсус төзелгән план нигезендә алып барылды. Балалар ял итәргә дә, файдалы һәм кирәкле эш башкарырга да өлгерделәр.
Югары Шытсу мәдәния йортында "Дубая" ансамбле балаларына һәм аларның әти-әниләренә, катнашкан конкурсларның нәтиҗәләре буенча "Татарстан Республикасында 2015-2026 елда таланталар белән стратегик идарә итү" дәүләт программасы нигезендә Рәхмәт хатлары тапшырылды.