Түбән Шытсу авылында "Авыл биләмәләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы нигезендә йортлар төзелеше дәвам ителә. Йортларның икесе дә авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт итүче яшь белгечләргә булачак. Бүгенге көндә "ПМК-159" ҖЧҖ оешмасы эчке эшләрне башкара.
Югары Шытсу авылында яшьләр көне уңаеннан иптәшләрчә волейбол уены үткәрелде. Әлеге уеннарда авыл яшьләре актив катнашты. Уеннар мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән музыкаль тәнәфес белән үрелеп алып барылды. Ахырдан барлык катнашучыларга истәлеккә бүләкләр тапшырылды.
Түбән Шытсу авылында дәүләт программасы буенча торак йорт төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә ПМК-169 ҖЧҖ түбә эшләрен башкара.
Түбән Шытсу авылында традицион халык бәйрәме-Сабантуй узды. Бу бәйрәм милли рухның чын энҗесе, тере бетмәс мәдәният чишмәсе һәм халкыбызның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Чара артистлар чыгышы белән башланды. Ел саен бәйрәм флагын күтәрү өчен иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм чәчү алдынгылары чакырылды. Быел әлеге мактаулы хокукка "Батыр сева – 2024" Хәбибуллин Айнур лаек булды. Чәчү эшләренең уңышлы тәмамлануы һәм авыл халкын һәм кунакларны бәйрәм белән "Саба таңнары" газетасы мөхәррире Р.Г. Исмәгыйлев, җирлек башлыгы Б. М. Мәүлетов һәм "Шытсу" ширкәте директоры Ф. Ф. Галләмов котладылар. Югары Шытсу авылында яшәүче Илгиз Шәвәлиев милли көрәш буенча баш батыр булды.
Түбән Шытсу авыл җирлеге делегациясе район Сабантуенда актив катнашты.
Түбән Шытсу төп мәктәбендә узган уку елына йомгак ясалды. Җыелыш әти-әниләр катнашында узды. Җәйге чорга максатлар куелды.
Түбән Шытсу авылында Сабантуй бәйрәменә бирнә җыю оештырылды.
Югары Шытсу мәдәният йортында балаларны яклау көне уңаеннан чара үткәрелде. Балалар кызыклы уеннар уйнадылар, җырладылар, биеделәр.
Түбән Шытсу авылында дәүләт программасы буенча торак йортлар төзү дәвам итә. Эшне "ПМК - 159" ҖЧҖ башкара.
Балтач районында семинар-киңәшмә узды. Ахырда авыл хуҗалыгы өлкәсендә иң яхшыларны бүләкләделәр. "Хәбибрахманов" КФХ башлыгы Азат Хәбибрахманов республика конкурсы йомгаклары буенча "Крестьян хуҗалыгының иң яхшы фермеры" номинациясендә җиңүче булды.