Югары Шытсу авыл зиратныда чисталык икеайлыгы кысаларында өмә булып узды.
Түбән Шытсу авылында яшәүче Галявиева Фәүзия Корбан кызы 1934 елның 13 апрелендә Түбән Шытсу авылында туа. Фәүзия апаның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, күп авырлыклар күреп үсә ул.
1955 елның 20 мартында Түбән Шытсу егете Галявиев Әмин абый белән гаилә корып яши башлыйлар. Фәүзия апа сыер савучы булып эшли. 1963 елда алар гаиләләре белән Пермь өлкәсенә күченеп китәләр. Анда Фәүзия апа балалар бакчасында җыештыручы булып эшли. Намуслы хезмәте өчен күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Гаиләдә бер-бер артлы 4 бала дөньяга килә. Балаларына үрнәк тәрбия биргән Әмин абый һәм Фәүзия апа. Балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар.
1995 елда Галәвиевлар гаиләсе кире туган якларына кайтып төпләнә. Лаеклы ялда булуына карамастан Фәүзия апа колхозда эшчәнлеген дәвам итә: фермада, ындыр табагында эшли. Фәүзия апа хезмәт ветераны.
Бүгенге көндә Фәүзия апа Әмин абый белән тигезлектә бәхетле гомер кичерәләр. Аларның 6 оныклары 11 оныкчыклары бар.
Киң күнелле, ярдәмчел Фәүзия апа күршеләренә һәм авылдашларына гел игелек кылып яши, шуна күрә аны авылдашлар бик хөрмәт итә.
Югары Шытсу мәдәният йортында космонавтика көненә багышланган чара узды. 12 апрель-Космонавтика көне, кешенең космоска беренче очышы хөрмәтенә билгеләнгән Бөтендөнья бәйрәме. 1961 елның бу көнендә җирнең барлык радиостанцияләре үз тапшыруларын туктатып, сенсацион яңалык – космостагы кеше турында хәбәр итте!
Югары Шытсу авыл клубында балалар катнашында хәрәкәтле уеннар үткәрелде.
13 апрельдә Балтач районында "МДСУ-1"ҖЧҖ призларына бадминтон буенча турнир узды. Саба районы муниципаль хезмәткәрләре командасы 2 урынны алды.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә урнашкан "Сабино" ҖЧҖ теплица комплексында җиләкләр тәүге уңышын бирде. Оешма җитәкчесенә, анда эшләүчеләргә, мул уңыш алып яхшы эш нәтиҗәләре күрсәтеп эшләүләрен телибез!
Югары Шытсу мәдәният йортында балалар белән даими репетицияләр уза. "Имәнлек" ансамбле яңа чыгышларга һәм конкурсларда катнашуга әзерләнә.
Елыш авыл клубында Нәүрәз бәйрәме уңаеннан кызыклы уеннар, җыр-бию белән үрелеп алып барылган тамаша оештырылды. Ахырдан барлык авылдашлар өчен Ифтар ашы булды.
Югары Шытсу авылында Нәүрәз бәйрәме булып узды. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан кызыклы уеннар оештырылды. Ахырдан бәйрәм боткасыннан барлык кунаклар, катнашучылар авыз итте.
11 март көнне Казан шәһәрендә яшь гаиләләр форумы булып узды. Форумда гаиләләрнең бүгенге көндә булган проблемалары, шуларны чишүдә килеп туган кыенлыклар, уңай якка хәл итү юллары эзләнде. Форум ачылышында Россия дәүләт думасының VIII нче чакырылыш депутаты Т.П.Ларионова, яшьләр эшләре министры Р.Н.Садыков катнашты. Алар шулай ук эксперт ролендә сорауларга җаваплар бирделәр. Саба районыннан әлеге форумда Мәүлетовлар гаиләсе катнашты.